Заман сулышы

Профилактик чаралар башкарыла, тик наркоманнар кимеми

Быелның I яртыеллыгында IX - XI сыйныф укучылары һәм студентлар арасында уздырган медицина тикшерүе нәтиҗәсендә 6 балигъ булмаган үсмернең синтетик наркотик куллануы ачыкланган. Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Гаязов наркоманиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында китергән саннар бу. Тыелган препаратлар булу-булмауны ачыклаучы медицина тикшерүен 18 яшькәчә 1 мең 500...

Реклама

Быелның I яртыеллыгында IX - XI сыйныф укучылары һәм студентлар арасында уздырган медицина тикшерүе нәтиҗәсендә 6 балигъ булмаган үсмернең синтетик наркотик куллануы ачыкланган.


Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Гаязов наркоманиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында китергән саннар бу. Тыелган препаратлар булу-булмауны ачыклаучы медицина тикшерүен 18 яшькәчә 1 мең 500 яшүсмер узган, аларның 536сы - мәктәп укучылары. Ул көтелмәгәндә, күпчелек иртәнге сәгатьләрдә уздырылган. Анализ нәтиҗәләре өч мәктәп баласы һәм өч политехник колледж укучысының тыелган тарту кушылмаларын куллануын күрсәткән. Аларның бишесе - ир-егет, берсе - кыз бала.
Эшкә урнашканда, автомобильчеләр медицина тикшерүе узганда өч кешенең синтетик наркотик куллануы ачыкланган. Болары инде 18 яшьтән узганнар. Аларның бөтенесе дә профилактик исәпкә алынып, наркологларның даими күзәтүендә тора.
- Икенче яртыеллыкта да яшүсмерләр арасында медицина тикшерүен уздыру эше дәвам итәчәк, - диде Рамил Гаязов.
Аңа җавап итеп эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Александр Мищихин:
- Тарту кушылмаларының яңа төрләре гел килеп чыгып тора, шуңа экспресс-тестлар аларның бөтенесен дә күрсәтмәскә мөмкин, шуңа да тест узучыларга өстәмә лаборатор анализ үткәрү комачау итмәс иде, - дип теләген белдерде.
Бу теләкне комиссия рәисе, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та хуплады. Аның фикеренчә, төрле профилактик чаралар, "Наркотикларсыз тормыш" кебек айлыклар уздыруга карамастан, наркотик матдәләр куллану һәм әйләнеше белән хәл катлаулы булып кала бирә. Ул яшьләрне күбрәк спортка тартырга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга игътибарны күбрәк бирү кирәклегенә басым ясады. Ата-аналарның үз балалары белән уртак тел таба алмавы, игътибары җитмәү дә аларның наркотик матдә татып карыйсы килүенең бер сәбәбе булуын билгеләп, әлеге юнәлештә эш алып бару мөһимлелеген әйтте.
Полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы Илдар Хөсәенов, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, "Ровесник" яшүсмер клубы, социаль яклау белгечләре әйтүенчә, аларда исәптә торучылар арасында тәртипле гаиләдә тәрбияләнүче балалар да бар.
Тәртипсез гаиләдә тәрбияләнүчеләр һәм авыр тормыш хәленә дучар булганнар аларның даими игътибар уңында. Өлкәнрәкләре шәһәрдәге предприятиеләргә эшкә урнаштырылган булса, кечерәкләре өчен республиканың сәламәтләндерү лагерьларына һәм шифаханәләргә юллама бирелгән. Аз тәэмин ителгән гаиләдән дүрт бала Кырымга барачак икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: