Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы медицина хезмәткәрләрен котлый

Хөрмәтле Лениногорск сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Табиб һөнәре тулаем кешегә хезмәт итүгә багышланган. Җиңел булмаган көндәлек эшегездә сез кеше өчен иң кадерле булган - исәнлек сагында торасыз. Медицинада очраклы кешеләр юк. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, үз-үзеңне фида кылу - медицина хезмәткәрләренә хас...

Хөрмәтле Лениногорск сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Табиб һөнәре тулаем кешегә хезмәт итүгә багышланган. Җиңел булмаган көндәлек эшегездә сез кеше өчен иң кадерле булган - исәнлек сагында торасыз.

Медицинада очраклы кешеләр юк. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, үз-үзеңне фида кылу - медицина хезмәткәрләренә хас булган кыйммәтле сыйфатлар. Сезнең эшегез - ул сокланырлык һәм горурланырлык батырлык.

Бүген олы ихтирам сүзләрен сәламәтлек сагында хезмәт иткән ветераннарга юллыйм. Лаеклы ялда булсагыз да, сез әле дә ярдәмгә килергә әзер торасыз.

Кадерле дуслар!

Сезгә лениногорскилыларның исәнлек сагында торганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Тыныч тормыш, гаиләләрегезгә иминлек, ныклы исәнлек телим.

Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев