Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов өлкәннәр көне белән котлый

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре! Тиздән Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, шәһәр һәм район тормышы өчен башкарылган һәм бүген дә башкарыла торган эшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Өлкән буын кешеләре безнең өчен- батырлык, ватанпәрвәрлек һәм чыдамлык үрнәге. Сезнең эшегез белән бүген, чын мәгънәсендә, горурланабыз....

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре!
Тиздән Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, шәһәр һәм район тормышы өчен башкарылган һәм бүген дә башкарыла торган эшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.
Өлкән буын кешеләре безнең өчен- батырлык, ватанпәрвәрлек һәм чыдамлык үрнәге. Сезнең эшегез белән бүген, чын мәгънәсендә, горурланабыз. Сугыш елларында барлык авырлыкны үз җилкәгездә күтәрдегез, тыныч тормышта заводлар төзеп, шәһәребезне сафка бастырдыгыз:
Актив тормыш позициягез, бай тәҗрибәгез һәм югары әхлак тәрбиясе - яшьләр өчен тормыш мәктәбе, киләчәккә ышанычлы терәк. Һәрберебез сезнең алда бурычлы. Җәмгыять алдында сезнең тормышны уңайлы итү, һәрдаим ярдәм күрсәтү бурычы тора.
Хөрмәтле ветераннар! Ихлас күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәвегезне, күңел тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X