Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы Укытучылар көне белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, педагогика һәм мәгариф хезмәте ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан сезгә ихлас һәм җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерәм. Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Укытучы һөнәре - иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Бәлки...

Хөрмәтле укытучылар,

педагогика һәм мәгариф хезмәте ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан сезгә ихлас һәм җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерәм.

Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Укытучы һөнәре - иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Бәлки шуңадыр да берәү дә үзенең укытучысын онытмый, әхлаклылык, әдәплелек, зыялылык үрнәге, остазы буларак аның образын күңелендә йөртә.

Район белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында максатчан, инициативалы һәм иҗади, үз һөнәрләрен чын күңелдән яратучылар күп. Педагогларыбызның үз бурычларын уңышлы үтәүләре куандыра. Сезнең игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз балаларга сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. Йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен. Әлеге бәйрәм сезгә бары тик шатлык хисе китерсен. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.

Рягать ХӨСӘЕНОВ,

муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев