Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Һәркемнең үз борчуы

Халык җыенының чираттагысы нефть техникумында үтте. Ул 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган микрорайон халкы белән оештырылды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм халыкка коммуналь һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчеләре катнашты. Әлеге микрорайонга (барлыгы 32 йорт) коммуналь хезмәтләрне «Жилищный сервис» идарәче компаниясенә караган «Идал» җәмгыяте...

Халык җыенының чираттагысы нефть техникумында үтте. Ул 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган микрорайон халкы белән оештырылды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм халыкка коммуналь һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчеләре катнашты.
Әлеге микрорайонга (барлыгы 32 йорт) коммуналь хезмәтләрне «Жилищный сервис» идарәче компаниясенә караган «Идал» җәмгыяте күрсәтә. «Лениногорскнефть» идарәсе ярдәме белән 4 нче ТОСС хезмәткәрләре әлеге микрорайон халкына төрле бәйрәм, балалар өчен лагерь оештыра.
Нефть техникумының актлар залы җыенга килүчеләр белән тулып, залда аяк басар урын калмаган иде. Бу аңлашыла да: һәркем җыеннарны көтеп ала, үзен борчыган сорауларга җавап алырга тырыша. Рәгать Хөсәенов узган елда шәһәр һәм районда башкарылган эшләр, уңышлар белән таныштырды, быел башкарыласы эшләр һәм планнар хакында сөйләде. Туучылар саны артып, үлүчеләр саны кимү, Лениногорск-Чирмешән, Лениногорск-Чыршылы юлын төзекләндерү, тротуар һәм кварталларга асфальт җәю, плитә түшәү, электр линияләренә зыян китерүче карт агачларны кисү.
Лениногорск-Бөгелмә һәм Лениногорск-Бәкер юнәлешендәге күпергә реконструкция ясау һәм башкалар хакында әйтелде.
Узган ел Юлтимердә яңа ФАП ачылды. Быел да бу эшне дәвам итәргә исәплиләр: яңа ФАПлар Урмышлы һәм Сережкино авылына куелыр дип көтелә.
Бу юлы очрашуга 2 нче мәктәпнең ата-аналары да килгән иде. Алар, балалар киләчәктә кая укыр, дип борчыла. Әлегә балалар 11 нче гимназиягә йөреп укырга мәҗбүр. Рәгать Галиәгъзамович 2 нче мәктәпне сүтеп, урынына яңаны төзергә планлаштырылуы хакында әйтте.
Сорауларга килгәндә, мисал өчен, Шашин урамы, 4 нче йортта яшәүчеләр суга 6-7 куб, утка 30-40 кВт ОДН өстәүләренә борчылды. Куйбышев урамы, 7 нче һәм 33 нче йорт, Ленинград урамы, 33 нче йорт халкын шулай ук суга ОДНны күп язу проблемасы борчый. ОДН буенча «Жилищный сервис» идарәче компаниясе директоры Николай Баштанов җавап бирде. Ул, законга нигезләнеп, ОДНның пропискадагы кеше башыннан түгел, ә фатирның квадрат метры буенча исәпләнүен аңлатты. Әмма янымда утырган бер абый әйтмешли, суны бит квадрат метр түгел, кеше исраф итә.
Ленинград урамы, 10 нчы «А» йортта яшәүче олы яшьтәге апага коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баруына карамастан, 30 меңлек бурыч язып китергәннәр. Бу ничек буладыр, аңлата алучы булмады. Әмма шушы арада хәл итәргә вәгъдә иттеләр.
- Безнең йортта, арендага алган фатирда, каяндыр кайткан 11 кеше яши. Шунлыктан, подъезд «проходной двор» кебек. Һәрвакыт акырыш-бакырыш, төнлә йокларга ирек бирмиләр. Эчәләр, сугышалар. Участковыйга күпме мөрәҗәгать иттек, файдасы булмады, - ди Куйбышев урамы, 7 нче йорттан берәү. Участковый Александр Головач та әлеге фатирда яшәүчеләрнең тәртипсезлегенә зарланучылар күп, дип белдерде.
- Тикшерү барышында пропискада ике генә кеше булуы ачыкланды. Без килгәндә, фатир хуҗаларыннан кала, чит кешеләр күренмәде, өйдә тынычлык хөкем сөрә иде, -дип җавап бирде. Уйлап карасаң, халыкның күршесендә яшәүчеләр белән кызыксынуы, участковыйга мөрәҗәгать итүе әйбәт. Димәк, алар шушы йортта яшәүчеләрнең иминлеге өчен борчыла. Ә бит әйләнә-тирәбездә участковыен гына түгел, күршесендә кем яшәгәнен белмәүчеләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу

2
X