Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сессиядә Лениногорскиның мактаулы гражданиннары билгеләнде

Бүген мэриядә шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда депутатлар район һәм шәһәрдәге монументаль-декоратив сәнгать объектларын саклау, аларны карап тору, төзәтү буенча җаваплыларны билгеләделәр. Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитетының составы расланды. Муниципаль район Советы "Лениногорск муниципаль районы һәм...

Бүген мэриядә шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе узды.
Анда депутатлар район һәм шәһәрдәге монументаль-декоратив сәнгать объектларын саклау, аларны карап тору, төзәтү буенча җаваплыларны билгеләделәр. Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитетының составы расланды.
Муниципаль район Советы "Лениногорск муниципаль районы һәм шәһәренең Мактаулы гражданины" исемен бирүгә тәкъдим иткән өч кандидат та моңа лаеклы дип тапты депутатлар, хуплап тавыш бирделәр. Алар - мәгариф ветераны Галия Рәхимова, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе - Марс Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия