Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Шигърият бәйрәме узды

Бүген- яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан аның һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды. Бирегә мәктәпләрдән укучылар, укытучылар һәм шигырь яратучылар җыелды. Һәйкәл янында Г. Тукайны җылы сүзләр белән искә алып, аның шигырьләре сөйләнде, "Кәҗә белән Сарык" әкияте сәхнәләштерелде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән тәбрик итеп, искә алыр...

Бүген- яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан аның һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды.
Бирегә мәктәпләрдән укучылар, укытучылар һәм шигырь яратучылар җыелды. Һәйкәл янында Г. Тукайны җылы сүзләр белән искә алып, аның шигырьләре сөйләнде, "Кәҗә белән Сарык" әкияте сәхнәләштерелде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән тәбрик итеп, искә алыр өчен, җыелыр өчен һәйкәлебез барлыгын әйтте. Рәссам Мөдәррис Минһаҗев "Г. Тукай- безгә сәнгать әсәрләре иҗат итәргә ярдәм итә", дигән фикерен җиткерде. Узган атнада Тукай шигырьләрен сөйләү буенча муниципаль конкурс узган иде, шуның җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Соңыннан бергәләшеп "Туган тел"не башкардык, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г.Тукай

2
X