Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сходнево - Чертанлы авылында Советлар Союзы Героена багышланган бәйрәм үтте

Cходнево - Чертанлы авылында Советлар Союзы Герое Евстафий Яковлевның 100 еллыгына багышланган бәйрәм үтте. Бу уңайдан әлеге кече авылда сугыш батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл яңартылган. Ул үзе кечкенә генә булса да, тулы бер комплексны тәшкил итә: бер якта Евстафий Яковлевның бюсты, уртада - һәйкәл, анда сугышта катнашкан кешеләрнең исемнәре уелган...

Cходнево - Чертанлы авылында Советлар Союзы Герое Евстафий Яковлевның 100 еллыгына багышланган бәйрәм үтте.

Бу уңайдан әлеге кече авылда сугыш батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл яңартылган. Ул үзе кечкенә генә булса да, тулы бер комплексны тәшкил итә: бер якта Евстафий Яковлевның бюсты, уртада - һәйкәл, анда сугышта катнашкан кешеләрнең исемнәре уелган . Бер якта сугышта үлеп калганнар, алар 52, икенче якта сугыштан исән -сау кайтып, хәзер вафат булучыларның исемнәре язылган, алар, 38 әү.

Әлеге авыл Куакбаш авыл җирлегенә карый, анда чуаш милләтеннән булган халык яши һәм кече авыллар исемлегенә керә. Бүген 77 йорт бар, утызында кеше даими яши, калганнары дача буларак кулланыла. Мин сөйләшеп торган Анна Фирсова үзе Лениногорскида яши, хәзер пенсиядә."Без атна саен монда инде, " - дип торды. Һәйкәл каршына басып, күз яшьләрен сөртә, сугыштан аның туганнарыннан алты кеше кире әйләнеп кайтмаган икән. Туган авылларына бәйрәмгә дип кайтучылар күп иде ул көнне, урам тулы машина, мунча ягалар, бер-берсе белән кочаклашып күрешәләр.

Һәйкәл каршындагы яшеллеккә төренгән бер урында үтте тантаналы чара. Кунаклар да бик күп килде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл халкының үз героен шулай олылауларына соклануын белдерде. Әлеге авыл халкының горурланырлык эшләре дә, кешеләре дә күп булуын билгеләп үтте. Администрация һәм шәһәр ветераннар советы исеменнән аеруча активларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Килүчеләр арасында аеруча матур чуаш милли киеменнән килгәннәре бар иде: алар Чуашстаннан ук килгән булып чыкты, халыклар ассамблеясы җитәкчесе үзенең котлавын җиткерде, шулай ук Әлмәт шәһәреннән Чуаш милли үзәге җитәкчесе дә милләттәшләрен үз телендә сәламләде.

Бәйрәмнең башыннан ахырына хәтле чуаш телендә җырлар тыңладык. Моның өчен шәһәрдән махсус "Шура хуран" ансамбле килгән, аларны ахырдан районыбызның Яңа Сережкино авлының нигездә мәктәп укучыларыннан торган ансамбле алыштырды. Алар да уен коралларында үзләре уйнап җырлады.

Язманың тулырак вариантын "Заман сулышы" ның 4 июль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник

2
X