Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Суыта, буран көтелә һәм кабат җылыта...

19 гыйнварда һава температурасы гадәттәге кебек салкын булмый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар җиткерә. Бүген көндез һава температурасы Татарстанда 8 градуска кадәр суыта. Көчле җил, урыны белән юлларда бозлавык. 18 гыйнварда, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразланыла. Һава температурасы -10, түбән урыннарда аязганда -13 градуска кадәр...

19 гыйнварда һава температурасы гадәттәге кебек салкын булмый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар җиткерә.


Бүген көндез һава температурасы Татарстанда 8 градуска кадәр суыта. Көчле җил, урыны белән юлларда бозлавык.

18 гыйнварда, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразланыла. Һава температурасы -10, түбән урыннарда аязганда -13 градуска кадәр төшә. Иртән һәм көндез Татарстанның күп кенә районнарында кар, буран булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез чагыштырмача җылырак: -1дән, -6 градуска кадәр. Аяк асты тайгак.

19 гыйнвар төнендә безне инде болытлы һава торышы көтә. Шул сәбәпле юеш кар явачак, урыны белән буран булу ихтималы бар. Төнлә 1дән 8 градуска кадәр салкын, көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы..

Лениногорскида 18 гыйнвар көнне аяз һава торышы саклана, температура көндез -9, төнлә -12 градуска кадәр булачак. 19 гыйнвар көнне кар явачак, температура көндез -3, төнлә -6 градус. 20 гыйнвар көнне, шулай ук кар явачак, температура көндез -7, төнлә -6 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода