Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстан Президенты Данил Садриевны Олимпиаданың команда көмеш медале белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск егете Данил Садриевны Пекиндагы олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча катнаш команда турнирында көмеш медаль яулавы белән котлады.

Котлау адресының тексты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагында бар.

«Татарстан спорт сөючеләре исеменнән, шәхсән үз исемемнән сине Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада искиткеч казанышың белән котлыйм. Россия командасының синең катнашыңда яуланган көмеш медале аеруча кыйммәтле, чөнки бу безнең ил тарихында трамплиннан сикерү буенча беренче олимпия медале», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, Лениногорск егетенең чыгышы матур һәм ышанычлы булды, бу — Татарстанның барлык халкы өчен зур шатлык һәм горурлык. Ул спортчыга рух көче, осталык һәм җиңүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Олимпиада призерының беренче остазы Николай Герасимовны аерым билгеләп үтте.

«Сиңа ышанабыз һәм чын күңелдән спортта һәм тормышта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез. Сиңа нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим», — диелә телеграммада.

Россия командасы составында, Данил Садриевтан тыш, Ирина Аввакумова, Ирма Махиня һәм Евгений Климов та бар. Олимпия алтыны өчен көрәштә алар Словения командасына оттырды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев