Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда 836 йортта капиталь төзекләндерү эше тәмамланган

28 нче сентябрьгә капиталь төзекләндерү эше 4 миллиард 266,78 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның 97,66 процентын тәшкил итә. (Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Алия Җмалиева). Татарстанда 2012 нче ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 836сында капиталь төзекләндерү эшt тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмә вакытында әйтелде. Киңәшмә ТР...

28 нче сентябрьгә капиталь төзекләндерү эше 4 миллиард 266,78 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның 97,66 процентын тәшкил итә.


(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Алия Җмалиева). Татарстанда 2012 нче ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 836сында капиталь төзекләндерү эшt тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмә вакытында әйтелде.
Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Чарада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар хәбәр итүенчә, 28 нче сентябрьгә капиталь төзекләндерү эше 4 миллиард 266,78 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның 97,66 процентын тәшкил итә. Өстәмә программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре 64,43 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның - 17 проценты.
Рөстәм Миңнеханов торак инспекциясен, халыктан кискен караш булмасын өчен, йортларны кабул иткәндә принципиаль позициядә булырга чакырды.
ТР Президенты киләсе елга капремонт планнарын хәзердән үк билгеләргә һәм барлык төзелеш программалары буенча нәтиҗәләр ясарга кирәклеген билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт

2
X