Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Түбән Чыршылы һәм Федотовкада авыл җыеннары үтте (фотолар)

Районыбыз авылларында җыеннар дәвам итә. Түбән Чыршылы һәм Федотовкада үткәненә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр прокуроры Петр Гринь, хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләреннән вәкилләр килде. Түбән Чыршылыда узган ел су каптажлары чистартылган, Пләтән һәм Тегермән урамнарына, ә Югары Чыршылыда Өске урамга өлешчә таш салынган. Җиңүнең 70 еллыгына Советлар Союзы Герое Әкрәм...

Районыбыз авылларында җыеннар дәвам итә. Түбән Чыршылы һәм Федотовкада үткәненә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр прокуроры Петр Гринь, хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләреннән вәкилләр килде.
Түбән Чыршылыда узган ел су каптажлары чистартылган, Пләтән һәм Тегермән урамнарына, ә Югары Чыршылыда Өске урамга өлешчә таш салынган. Җиңүнең 70 еллыгына Советлар Союзы Герое Әкрәм Хәеретдиновка багышланган истәлек урынын, яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә Җиңү паркын реконструкцияләү, һәйкәлләрне косметик ремонтлау эшләре алып барылган. Түбән Чыршылыда ремонт таләп ителүче объектларның берсе - клуб. Аның электр линияләре искергән, тамашачы залы салкын. Медпунктның түбәсе тузган, 1995 елгы шифер түбә. Югары Чыршылы клубына да косметик ремонт кирәк.
Федотовка җирлегендә узган ел шактый эшләнелгән. Югары урамдагы юл ремонтланган, ә Кузьминовкада исә Мәктәп урамына таш салынган. Хоккей корты төзелгән, тик эшләп бетерәсе эшләре бар әле, спорт инвентарьларе алынган. Үзара салым акчасына авылда биек булып үскән агачлар киселгән. Шул акчага Федотовкада сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә стеллалар куелган.
Болар хакында тулырак "Заман сулышы"ннан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сход граждан җыен

2
X