Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Тимәш авылында Г. Утыз Имәнигә 260 ел тулу билгеләп үтелде

Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес - Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 260 ел булу уңаеннан III регионара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциягә Яр Чаллыдан университет профессоры, гомере буена Утыз Имәнинең күпкырлы иҗат мирасына тугры калган әдәбият галиме - Шәрипов Әнвәр...

Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес - Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 260 ел булу уңаеннан III регионара фәнни-гамәли конференция узды.


Конференциягә Яр Чаллыдан университет профессоры, гомере буена Утыз Имәнинең күпкырлы иҗат мирасына тугры калган әдәбият галиме - Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы, Лениногорск районы Мәгариф идәрәсе методисты Рамазанова Ландыш Гаяз кызы, Лениногорск шәһәре Үзәк мәчетеннән Инсаф хәзрәт, "Чишмә" берләшмәсе җитәкчесе Хәбибуллин Рәсим, Тимәш авылы имам-мөхтәсибе Малик хәзрәт, Бөек Ватан сугышы ветераны Саримов Хөҗҗәт абый, ветеран укытучы Галия апа Рәхимова чакырылган иде.

Конференция Тимәш мәктәбе директоры Шәрипов Хәлил Хуҗа улының сәламләве белән башланды.Тимәш мәктәбе укучыларының ягымлы тавыш белән мөнәҗәт әйтүе, Утыз Имәни шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүләре, баянчы егетләрнең сыздырып милли моңнар яңгыратуы, татар егетләренең тыпырдатып биюләре, кунагыбыз Ә.Шәрипов сүзләренә язылган җырларның сәхнәләштерелеп күрсәтелүе тамашачыларны таң калдырды.Сәхнә бизәлеше, әйтерсең лә, безне Утыз Имәни яшәгән чорларга алып кайтты...

Г.Утыз Имәни мирасын өйрәнүче, саклаучы, яклаучы Әнвәр абый, үз чыгышында "Г.Утыз Имәни оныклары"на киңрәк тукталды. Чөнки, Утыз Имәни шәҗәрәсен төзү, мәңгеләштерү - бик авыр һәм дәвамлы хезмәт. Һәр фоторәсем, һәр мәгълүмат - кыйммәтле, кадерле аның өчен. "Г.Утыз Имәни иҗаты тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, аның кулъязмаларын өйрәнү, белү, аңлау өчен дистә еллар, гарәп, фарсы телләрен, тарихны белү зарур. Утыз Имәни исемен онытырга ярамый. Аның шәхесен һәм бай иҗатын өйрәнүне дәвам итик, бүгенге һәм киләчәк буынга танытыйк", ди Әнвәр абый.

Чакырылган кунаклардан, Инсаф хәзрәт, Рәсим Хәбибуллин, Галия Рәхимова да үз чыгышларында, тарихыбызны белү мөһимлеге, яшь буынның белемле, инсафлы, үз туган телләрендә горурланып аралашу зарурлыгын әйттеләр. Чыннан да, иң бөек хәзинә - туган тел. Туган тел, ана теле - йөрәк теле, рухи тамыр...

Фәнни-гамәли конференцияләр укучылар һәм мөгаллимнәр өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәбебездә уздырылган конференциянең төп максатларының берсе - укучылар һәм укытучыларны фәнни-эзләнү һәм иҗат эшенә тарту булса, икенчедән мәшһүр әдипләребезнең әсәрләре үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә һәм аның теленә хөрмәт тәрбияләү.

Конференциядә катнашучылар географиясе елдан-ел арта. Бу конференциядә Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Мөслим, Түбән Кама, Сарман,Чирмешән районнары, Башкортостан Республикасы Илеш районы Карабаш авылыннан, Алабуга, Казан шәһәрләреннән җибәрелгән укучылар һәм укытучыларның эшләре, хезмәт җимешләре һәркайсы теркәлде, жюри әгъзалары тарафыннан укылды, өйрәнелде һәм нәтиҗәләр ясалды. Конференция нигезләмәсе буенча барлык таләпләргә дә туры китереп эшләнгән эшләрнең авторлары чыгыш ясау өчен чакырылды. Өч номинациядә игълан ителгән рефератлар, дәрес эшкәртмәсе (презентация) бәйгеләре буенча укучылар эшләрен тәкъдим иттеләр һәм алар югары бәяләнделәр.

"Шигырь, гыйлем, әхлак - мәңгелек солтаны, күзәтә күк өстән тынмас шагыйрь җаны" исеме астындагы рефератлар бәйгесе буенча нәтиҗәләр:

1 урын - Исламова Алсу (Башкортстан Республикасы, Илеш районы, Карабаш мәктәбе), Хәсәнова Фәридә (Тимәш мәктәбе).

II урын - Фәттахова Рүзилә (Лениногорск районы Иске Куак мәктәбе),

Фәрхетдинов Линар (Лениногорск шәһәре, 4 нче мәктәп)

III урын - Хайбрахманова Ильзана ( Баулы, Ю.А.Гагарин исемендәге 3нче мәктәп).

Хәсәнова Ильвина (Тимәш мәктәбе).

"Г.Утыз Имәни мәсләген өйрәнү" номинациясендә -

I урын - Гайфуллина Диләрә (Лениногорск шәһәре, 4нче мәктәп).

"Г.Утыз Имәнинең күпкырлы эшчәнлеге" номинациясендә -

I урын - Хәйруллин Аяз (Лениногорск шәһәре, 4нче мәктәп).

II урын - Шәйдуллин Динар ( Лениногорск шәһәре, 4нче мәктәп).

III урын - Сафин Альберт, (Тимәш мәктәбе).

"Г.Утыз Имәни иҗатын өйрәнүче галимнәр" номинациясендә -

Өметбаев Иршат (Тимәш мәктәбе).

"Әнвәр Шәрипов - энциклопедик шәхес" исеме астындагы рефератлар бәйгесе буенча нәтиҗәләр:

I урын - Кәримова Ләйсән (Лениногорск районы, Иске Иштирәк мәктәбе).

II урын - Исламова Диләрә (Тимәш мәктәбе).

III урын - Бәдртдинов Линар (Әлмәт шәһәре, 20 нче мәктәп).

"Тәрбия һәм уку-укыту процессында Г.Утыз Имәни хезмәтләрен файдалану тәҗрибәсе" номинацияседә катнашкан укытучыларның эшләре дискка җыелды һәм һәр кунакларга таратылды. Иҗади эшләүче, бүгенге көн укытучысына бу зур ярдәм.

Бәйге нәтиҗәләре:

I урын - Хәлимова Галия Җәмил кызы (Лениногорск шәһәре, 4нче мәктәп), Насыбуллина Рушания Фәндүс кызы (Тимәш мәктәбе),

Харисова Лилия Малих кызы (Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе).

II урын - Дәүләтова Рушания Фатых кызы (Мөслим районы, Тойгелде мәктәбе), Мәрданова Фәнисә Рәшит кызы, Мортазина Лилия Заһит кызы (Тимәш мәктәбе).

III урын - Солтанова Резеда Ризит кызы (Тимәш мәктәбе).


Конференция, килгән кунакларның мәктәп музеена һәм Тимәш авылы зиратында урнашкан Г.Утыз Имәни төрбәсенә сәяхәте белән тәмамланды. Төрбәдә галим Ә.Шәрипов Г.Утыз Имәни рухына дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев