Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Укытучы – Китап һәрчак бергә, Пар канаты кебек бер кошның

Мин инде гомер дип аталган китапның 33 елга сузылган мәктәп дигән бүлеген тәмамладым дип уйлаган идем. Акбур, такта, укучылар белән саубуллашуның ни икәнен дистәләрчә еллар журналга билгеләр куйган, язмышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллим яки мөгаллимә генә белә торгандыр. Мәктәпсез дә яшәргә өйрәнгән идем. Миңа әлеге дәверне кичәргә, һичшиксез, иҗат...

Мин инде гомер дип аталган китапның 33 елга сузылган мәктәп дигән бүлеген тәмамладым дип уйлаган идем.
Акбур, такта, укучылар белән саубуллашуның ни икәнен дистәләрчә еллар журналга билгеләр куйган, язмышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллим яки мөгаллимә генә белә торгандыр. Мәктәпсез дә яшәргә өйрәнгән идем. Миңа әлеге дәверне кичәргә, һичшиксез, иҗат белән шөгыльләнү нык ярдәм итте... Әмма, дөресен генә әйткәндә, кыңгырау чыңы, балалар шау-шуы, хезмәттәшләр еш төшкә керде. Ниндидер зур, якты уку йортларында, иркен сыйныфларда дәрес бирдем, кемнәрнедер орыштым, кемнәрнедер мактадым...
Менә бүген заманча җиһазландырылган, мәгърифәт нуры таратып, балкып утырган гүзәл бинада кабат дәрес уздырам. Бәйрәм алдыннан җанны тырнаган нәрсәләр хакында сөйләмәскә дигән фикергә килдем. Шулай да телевизор, компьютер, анда барган төрле мәгънәсез уеннар балаларның алтын балачагын урлап, аларны хыялсыз калдыруы, күңелен бөлдерүе иренне тешләтә... Тик беренче сыйныфның беренче дәресендә үк шәкертләрнең күзләрендә кызыксыну, уку теләге чагылып китү күңелне күтәрә, башны горур тотарга өнди!
Укырга кергәнче үк алфавитны белгән, җиренә җиткереп мавыктыргыч әкиятләр сөйләп таң калдырган Риана, Дамир, Ләйсән, Салават, Гөлинәләрнең барлыгы киләчәккә өметле караш ташларга ярдәм итә.
Укытучы! Синең хакта төрле сүзләр, төрле карашлар ишетергә туры килә. Ләкин бар барлыгым белән күкрәккә кулны куеп әйтә алам: Укытучы сүзе үткән заман белән төрләнми! Ул бүген дә хөрмәт иясе, ул хәзер дә аның килгәнлеген мәктәп баскычында көтеп торган илаһи зат, ә дәресләр тәмамлангач, бүген дә сабыйлар аның хәлен белергә дип өенә йөгерә. Ил буенча сибелгән шәкертләре, кем генә булуга да карамастан, шалтыратып тора, кайтса, янына чәчәкләр тотып килә.
Урамнан Апа узганда, бер гаепсез булса да, аның алдында үзен ниндидер ярамаган гамәл кылган сабыйдай хис итә! Кичәге төсле әле дә беренчеләрнең яраткан беренче укытучысы бар, һәм алар бар нәрсәдән якын мөгаллимәләрен онытмаячаклар, аңа табыначаклар, аның сыман булырга тырышачаклар!
Мин кайттым. Озын-озак еллардан соң туган нигезгә әйләнеп кайткан кешедәй хис итәм үземне! Күңелдә җан тынычлыгы, парта-өстәлләрдән, залдан, укучылардан, мәктәп тәрәзәләреннән, барча йөзләрдән тансык яктылык, рәхәтлек бөркелә!
Иҗатында Шөгер төбәге зур урын тоткан шагыйрь рәвешендә дә, педагог сурәтендә дә данлыклы Шөгер мәктәбендә мөгаллимлек итүем белән горурланам! Ике бинада балаларга аң-белем бирүче хезмәттәшләремне, һәм гомумән Лениногорск шәһәрендә, районыңда авыр, әмма бик кирәкле, абруйлы Укытучы исемен горур йөртүче, мәктәптән башка яшәүне күз алдына китерә алмаучы барча мөгаллим-мөгаллимәләрне һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телим! Ә «Бишле билгесе» исемле шигырем хезмәттәшләремә бәйрәм котлавы булып барып ирешсен!
«Бишле» билгесе
Яшәеше билге белән бәйле,
Борчулары белән нишлидер?
Бу дөньяда иң-иң затлы билге
Апа өчен бары «бишле»дер.
Уңышсыз көн, начар кәеф сыман
Күңеленә ятмый «икеле».
«Икеле» ул гөлләр арасына
Оялаган чүп-чар шикелле.
Укучысы дөрес җавап бирсә
Укытучы апа нишлиме?
Кызыл кара белән зур иттереп,
Көндәлеккә куя «бишле»не.
Язгы тамчы, тыңла, бишне тама,
Иртәнге биш аны уята.
Бишне шакысалар, ишек ача,
Биш кат теләк теләп ул ята.
Биш тарафка киткән шәкертләре
Биш кат үлчәп, уйлап эшлидер.
Укытучы хаклы, бу дөньяда -
Иң-иң затлы билге «бишле»дер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы