Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Утынга алмашка – “зәңгәр ягулык”

Газсыз яшәүнең авырлыгын онытып бетермәдегез мәле? Онытсагыз, Дурасово халкыннан сорагыз. Чөнки аларның йортларына шушы көннәрдә генә газ җибәрелә башлады. Дурасоволыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев килгән иде. Әлеге 70 йортлы авыл - шәһәрнең көньягында, әйләнеп үтү юлыннан 2 чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәрдән бик читтә...

Газсыз яшәүнең авырлыгын онытып бетермәдегез мәле? Онытсагыз, Дурасово халкыннан сорагыз. Чөнки аларның йортларына шушы көннәрдә генә газ җибәрелә башлады.


Дурасоволыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев килгән иде. Әлеге 70 йортлы авыл - шәһәрнең көньягында, әйләнеп үтү юлыннан 2 чакрым ераклыкта урнашкан.
Шәһәрдән бик читтә булмаса да, һаман газлаштырудан мәхрүм калган. Әле алга таба да шулай утын ягып яшәгән булырлар иде, әгәр шушы авыл кешеләре, инициатива күрсәтеп, башлап йөрмәсә. Дурасоволылар Энҗе Балахонцева белән Анатолий Кольцовка чын күңелдән рәхмәтле. Нәкъ менә аларга бөтен документация эшен алып барып, төрле ишек бусагаларын таптарга туры килгән. Шушы игелекле гамәлләре өчен район башлыгы кулыннан Рәхмәт хаты алдылар. Бу эшкә 4 еллап вакыт китсә дә, нәтиҗәсе күз алдында: 16 гыйнварда 12.00 сәгатьтә беренче өйгә газ җибәрелде. Гомумән, бу көнне 9 өй мондый зур шатлыкка ия булды, калганнарына алга таба, әзерлеккә карап җибәреләчәк. Шушында яшәүче Анна Горбунова сүзләренчә, плитәдә "зәңгәр ягулык" кабынуын үз күзләре белән күргәннән соң, ниһаять, газлы булуларына ышанганнар. Дурасоволыларның шатлыклары иксез-чиксез, очып кына йөрмиләр. Дөрес, мондый зур бәхет аларга кыйммәткә төшкән-төшүен, һәр йорт үз кесәсеннән 70 мең акча түләгән. Тик утын әзерләп иза чигүләре, өйгә төтен исе таралуы янында бу сумма онытыла инде.
Эшне подрядчы оешма "Газстроймонтаж" җәмгыятенең (Казаннан) ике бригадасы башкарган.
Рәгать Хөсәенов дурасоволыларны әлеге шатлык-куанычлары белән котлады: "2013 елны шундый зур вакыйга белән башлап җибәрәбез. Беренче тәкъдимне үзләре җиткерде, алар башлап йөрде. Минем дә балачагым шушы авыл белән бәйле. Дурасовоның яңадан торгызылуына мин бик шат", - диде ул.
Әнәс Вәлиев республикада Лениногорск районының икенчеләрдән булып газлаштыруга тотынуын, моңа "Татнефть" генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның өлеше зур булуын әйтте. Тик Дурасово, халык саны аз булу сәбәпле, бу эштән читтә калган. "Соң булса да, газ сезгә тормышны дәвам иттерүче маяк булып торсын", - диде ул.
Соңыннан район башлыгы йортларда газның ничек януын күрергә теләп, Евгений һәм Алинә Черновларның өенә керде (фотода). Алар үз чиратында, рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә уңайлы шартларда яшәячәкләренә куануларын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X