Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Валентина Петровнага Президент медаль тапшырды

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Илледән артык ветеран арасында Лениногорскидан Валентина Петровна Ефременкова да бар иде. Тантанадан соң берничә көн узса да, аннан алган тәэсирләр белән яши ул. - Президент медаль тапшырганда, һәрберебез белән аерым-аерым күреште,...

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Илледән артык ветеран арасында Лениногорскидан Валентина Петровна Ефременкова да бар иде. Тантанадан соң берничә көн узса да, аннан алган тәэсирләр белән яши ул.


- Президент медаль тапшырганда, һәрберебез белән аерым-аерым күреште, аннан фотога төшерделәр. Бик дулкынландыргыч мизгел булды бу. Төшке аштан соң безне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына алып киттеләр. Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасын шулкадәр тетрәндергеч итеп күрсәттеләр,- ди.
Валентина Петровнага сугыш башланганда бары өч ай була. Калуга өлкәсе Куйбышев районы Грибовка авылыннан ул. Авыллары Мәскәүдән 300 чакрым ераклыкта. Дошман максатчан рәвештә башкалага юнәлгәндә, алар авылын басып алган. Дошман кулында әнисе ике кечкенә кыз белән кала. Валентина Петровна ул чакларны хәтерләми, әлбәттә. Әнисе сөйләгәннәрдән генә белә.
- Авылны немецлар басып алгач, безне туганнарга күчерәләр. Ә өебездән барлык нәрсәне чыгарып, солдатлар өчен сәндерәләр ясыйлар. Авыл кешеләреннән старосталар билгеләнә. Немецлар бик җылы ярата, дип сөйли иде әни. Ә урман бездән - шактый ерак, биш чакрым юл үтәргә кирәк. Старосталар шунда утынга бара, кайчакта хатын-кызларны алырга да рөхсәт итәләр. Ә урманда - партизаннар.
Аларга яшереп ашарга да алып баргалыйлар. Бервакыт старостага утын астына яралы партизанны яшереп авылга алып кайтырга кушалар. Тик арада бу хәлне немецларга җиткерүче сатлыкҗан табыла. Шуннан соң авылдагы барлык халыкны без сазлык дип йөрткән урынга атарга куалар. Әни дә ике кечкенә бала белән килеп баса. Бу хәлне ишетү белән, икенче бер староста атка атланып, 5-6 чакрым ераклыктагы комендатурага чаба. Хәлне аңлата, ул кайтканда аты күбеккә батып беткән була, комендатурадан балалар һәм хатын-кызларга тимәскә, дигән рөхсәт алып кайта. Шуннан соң безне аерып алып калалар, ир-атларны зиратка алып кереп атып үтерәләр.
Беркадәр вакыттан исән калганнарны, шул исәптән ике яшьлек Валя гаиләсен дә Смоленскида ачылган концлагерьга озаталар.
- Безне Германиягә озатырга булганнар, тик өлгерми калганнар, ди ул. 1943 елда аларны рус солдатлары азат итә. Кабат туган якларына кайтып, үз өйләрендә яши башлыйлар.
- Дәүләткә безнең газапларны искә алулары өчен рәхмәт. Фашист концлагерьларының элекке балигъ булмаган тоткыннарын - безне, сугыш ветераннарына тиңләделәр бит. Бервакыт берәү:
- Син нинди сугыш ветераны инде,- дигән иде.
- Сез мылтык тотып сугыштыгыз, ә мин әнинең итәк астыннан шулай ук дошман белән сугыштым. Безгә дә аттылар, без дә газап күрдек, - дип җавап бирдем.
Валентина Петровнаның әтисе сугышка хәтле колхозда бригадир булып эшләгән. Фронтка китеп, озак үтми, 1942 елда хәбәрсез югалды, дигән хәбәре килә. Бары тик 2014 елда гына апасының оныклары бабалары турындагы мәгълүматны Интернеттан эзләп табалар, ул әсирлеккә төшеп Германиягә концлагерьга җибәрелә һәм шунда үлеп кала. Андагы"Хәтер китабы"нда тулы исеме, туган, үлгән урыны, хәтта хатынының исеменә хәтле бар, ди.
- Сез безнең якларга ничек килеп чыктыгыз соң? - дип сорыйм Валентина Петровнадан.
- Безнең бер абый Лениногорскида военкоматта эшли иде, баштан апаны үзе янына алды. 1975 елда гаилә белән без дә күчендек. Һәм менә шуннан бирле Татарстанда яшимен.
- Татарлар бик дус, тырыш, булдыклы халык, - ди ул.
Тиздән 74 яшь тула үзенә, УПНП и КРС җәмгыятендә хезмәт буенча инженер булып эшләгән, ире белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, күптән инде лаеклы ялда. Украинадагы хәлләргә бик борчыла, илдә тынычлык, барыбыз да исән-имин булыйк, дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: валентина петровна

2
X