Заман сулышы

Ветераннарга ачкычлар тапшырылды

Шәһәр һәм районның сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә - барлыгы 10 кешегә өр-яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов аларны Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, барысы өчен дә рәхмәт белдереп, исәнлек белән шушы фатирларда үзләренә күп еллар шатланып яшәүләрен теләде. Ветераннарга бу көнне фатир ачкычлары белән...

Шәһәр һәм районның сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә - барлыгы 10 кешегә өр-яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды.

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов аларны Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, барысы өчен дә рәхмәт белдереп, исәнлек белән шушы фатирларда үзләренә күп еллар шатланып яшәүләрен теләде. Ветераннарга бу көнне фатир ачкычлары белән бергә бәйрәм күчтәнәче дә бирелде. Ә алар шатлыклы күз яшьләрен сөртеп: "Сугыш елларында куелган хезмәтебезне хәзерге вакытта шулай югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт", дип рәхмәт укый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: