Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Ветераннарга сертификат һәм медаль тапшырылды

Шушы көннәрдә районыбызның бер сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне шатлыклы мизгел кичерде - аларга фатир алу өчен сертификаты һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды. Мэриядә узган тантанасына сугыш ветераны Гыйльметдин Хәлирахманов Зәй-Каратайдан килгән. "Улым алып килде, мондый шатлыклы көннәрне дә күрергә насыйп булды", ди. Туксанга якынлашучы ветеран сугыш...

Шушы көннәрдә районыбызның бер сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне шатлыклы мизгел кичерде - аларга фатир алу өчен сертификаты һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды.

Мэриядә узган тантанасына сугыш ветераны Гыйльметдин Хәлирахманов Зәй-Каратайдан килгән. "Улым алып килде, мондый шатлыклы көннәрне дә күрергә насыйп булды", ди. Туксанга якынлашучы ветеран сугыш елларында Балтыйк буе фронтында чик сакчысы булып хезмәт иткән. Сугыштан соң туган авылында "Уңыш" колхозында эшләп лаеклы ялга чыга. Хатыны белән 60 елдан артык гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

- Сугыш бик куркыныч ул. Аның турыда сөйлисе дә килми. Балаларга күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын. Фатир өчен шатландым, безне зурлаган өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Карчыгым белән икәү күченеп, монда яшәргә килербез. Балалар янәшәсендә булырбыз, - ди ул.

Тыл хезмәтчәне Вера Фроловага һәм Гыйльметдин бабайга торак сертификаты Садовая урамы 8 "Б" йортыннан бирелде.
- Йортны 9 май бәйрәме алдыннан тапшырачакбыз. Тыныч тормышка куанып, яңа фатирларда озак гомер итәргә булсын. Сез китергән Җиңү өчен без имин көннәрдә яшибез, зур рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларга сертификат һәм юбилей медальләре тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль