Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Өй туйлары көтелә

"Ветераннарга - торак" федераль программасы шәһәрдә уңышлы гына эшләп килә. Шушы көннәрдә аның нигезендә, Садриев урамы, 1 нче йорттан 28 ветеранга тантаналы төстә фатир ачкычлары тапшырылды. Бәйрәм яме әллә каян күренеп тора. Музыка уйный, подъезд ишек яны шарлар белән бизәлгән. Әти-әниләре, туганнарының шатлыгын бүлешергә килгәннәр белән йорт ишегалды тулы. Хөрмәтле...

"Ветераннарга - торак" федераль программасы шәһәрдә уңышлы гына эшләп килә. Шушы көннәрдә аның нигезендә, Садриев урамы, 1 нче йорттан 28 ветеранга тантаналы төстә фатир ачкычлары тапшырылды.


Бәйрәм яме әллә каян күренеп тора. Музыка уйный, подъезд ишек яны шарлар белән бизәлгән. Әти-әниләре, туганнарының шатлыгын бүлешергә килгәннәр белән йорт ишегалды тулы. Хөрмәтле ветераннарыбыз үзләренә тиешле урыннар алып, урындыкларга утырышкан. Кайберәүләр танышларын күреп, хәл-әхвәл сорашып утыралар.
Әлеге шатлыклы көн белән ветераннарны шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.
- Хөрмәтле ветераннарыбызга яңа йортлардан фатир бирелүе куанычлы күренеш. Кыска вакыт эчендә кулланылышка тапшырырга тырыштык. Шушы яңа, матур фатирларда исәнлек белән яшәргә, рәхәтен күрергә язсын сезгә, хөрмәтле ветераннар, - диде ул.
Программа нигезендә, торакны "Сарет" җәмгыяте төзегән. Аның җитәкчесе Рәфис Гәрәев биредә катнашып, фатир алучыларны котлады. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков та әлеге тантана белән тәбрикләп:
- "Менә без дә күргән авырлыкларыбызга лаеклы, тиешле хөрмәтне күрер көнгә кадәр исән-сау килеп җиттек", дип әйтергә тулы хакыгыз бар сезнең, - диде Марс Шәрифулла улы. - Үзегезгә рәхәтен күрергә насыйп булсын, - дигән теләкләрен җиткерде.
Аннан соң, Рәгать Хөсәенов тантаналы төстә, ветераннар яннарына барып, кулларына фатир ачкычлары тапшырды. Алар, үз чиратында, шәһәр җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтләрен әйтте. Кызыл тасма киселгәннән соң, фатир хуҗалары иркен, якты, матур бүлмәләргә юнәлделәр.
Әнә, Керкәледән килгән Гыйльменур Фәрхетдинованың да шатлык-куанычы йөзенә чыккан.
- Безне шулай зурлаулары өчен рәхмәт яусын хөкүмәткә, җитәкчеләргә. Шатлык белән яшәргә, игелеген күрергә насыйп булсын. Сугыш вакытларында урман кисүдә эшләдем, аннары гомер буе колхозда. Ирем белән 54 ел бергә яшәдек, ул гына бу куанычларны күрмәде. Биш бала тәрбияләдек, шуның дүртесе исән, менә бүген алар минем янымда, - диде ул, балаларына ишарәләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран