Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа төсмер алачак

Быелдан республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы башланып китте. Өч ел эчендә барлыгы 787 мәктәпне яңарту көтелә, ә быел 154е төзекләндереләчәк. Билгеле булганча, бу исемлеккә 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән гомуми белем бирү учреждениеләре кертелгән. Безнең районда быел өч мәктәп - 3 нче, 6 нчы һәм Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе...

Быелдан республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы башланып китте. Өч ел эчендә барлыгы 787 мәктәпне яңарту көтелә, ә быел 154е төзекләндереләчәк. Билгеле булганча, бу исемлеккә 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән гомуми белем бирү учреждениеләре кертелгән.



Безнең районда быел өч мәктәп - 3 нче, 6 нчы һәм Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе ремонтлана. Шушы көннәрдә Шөгергә барып, ремонтның барышын карап кайттым. Чкалов исемендәге мәктәптә капиталь ремонт 23 мартта ук башланган. Әлеге мәктәп төзелгәнгә - 78 ел. Әлбәттә, мондый өлкән "яшьтәге" бина өчен шундый киң масштабтагы ремонт эше бик кирәк. Директоры Равил Гыймаев сүзләренчә, мәктәпнең түбәсе 1998 елда алмаштырылган, 2003 елда эчке ишекләр куелган булган. Болары өлешчә генә башкарылган эшләр. Ә хәзергесе тулы куәтенә баручы, эш күләме зур булган ремонт.
Укучылар Иске Шөгер мәктәбендә белем ала. Анда укулар ике сменада алып барыла. Киләсе уку елына, дөресрәге, 15 августка кадәр ремонтны төгәлләп бетерергә, диелгән. Эшне "Универсалстрой" җәмгыяте (җитәкчесе - Р.Мәһдиев) башкара. Иң элек барлык тәрәзәләрне (174 тәрәзә) пластикка алмаштырганнар. "Егетләре төнгә кадәр эшләде", ди хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Сиринә Вафина, эш торышы белән таныштырып йөргәндә. Ул шулай ук штукатур-маляр кызларны да мактап алды.
Укытучылар һәм укучылар өчен мәктәпнең ике катында аерым бәдрәф ясалачак. Шулай ук җылыту торбалары алыштырыла. Керә торган ишек, мәктәп алдындагы баскыч, запас ишекләр барысы да яңача булачак. Ашханә белән спортзалны да укучылар танымый торырлар әле. Идәннән түшәмгә кадәр яңартылып, буйый торганы буялып, төзекләндереләчәк. Шулай ук санузелларны алмаштыралар. Кыскасы, эш күп, шуңа туктап торырга вакыт юк. Барлык эшләр дә укучыларга җайлы, уңайлы булачагын истә тотып башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт