Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яшь лениногорскилылар велосипед йөртүдә ярышты (фотолар)

Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында "Мин - велосипедчы" дигән муниципаль конкурс узды. Анда 10, 14, 25, 26, 28 һәм 30 нчы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзара көч сынашты. Һәр команда да дүртәр бала иде. Алар велосипедның төзелешенә, җәяүле һәм велосипедчылар кагыйдәсе буенча сорауларга җавап бирде. Бакчаның автошәһәрчегендә велосипедта фигуралы, сигезле йөрүдә...

Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында "Мин - велосипедчы" дигән муниципаль конкурс узды.


Анда 10, 14, 25, 26, 28 һәм 30 нчы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзара көч сынашты. Һәр команда да дүртәр бала иде. Алар велосипедның төзелешенә, җәяүле һәм велосипедчылар кагыйдәсе буенча сорауларга җавап бирде. Бакчаның автошәһәрчегендә велосипедта фигуралы, сигезле йөрүдә осталыкларын күрсәтте.

Таләпчән жюри - "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова, "Профессионал" картинг клубы рәисе Сергей Хазанов конкурсчыларны бәяләде.

Җиңүче - хуҗалар үзләре 14 нче балалар бакчасының яшь велосипедчылары булды. Икенче урынны - 10 нчы, өченчене 30 нчы бакча балалары яулады. Аларга кубок һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Ләйсән Шәрәфетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев