Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Үзе төйи, үзе аера

Хәзерге вакытта авылларда, хуҗалык кырларында соңгы культура - бәрәңге уңышын җыеп алу тулы куәтенә бара. Әлегә кадәр көн дә яуган яңгырлар комачау итте итүен, менә хәзер көннәр җайланып китәр төсле. Бәрәңгенең уңышына зарланмыйлар. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте кырларында чәчелгән бәрәңгегә яңгыр белән беррәттән, сугару системасы буенча су да эләкте. Әлеге җәмгыять быел...

Хәзерге вакытта авылларда, хуҗалык кырларында соңгы культура - бәрәңге уңышын җыеп алу тулы куәтенә бара. Әлегә кадәр көн дә яуган яңгырлар комачау итте итүен, менә хәзер көннәр җайланып китәр төсле. Бәрәңгенең уңышына зарланмыйлар. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте кырларында чәчелгән бәрәңгегә яңгыр белән беррәттән, сугару системасы буенча су да эләкте.


Әлеге җәмгыять быел 170 гектар җирдә "икенче икмәк" утырткан. Яңа Иштирәк авылында бәрәңге саклау склады төзелгән. Ләкин складка кырдан турыдан-туры гына кайтарып бушатмыйлар. Бәрәңге күп төрле технология аша уза. Биредә куелган махсус техника эресенә-вагына аера. Эре бәрәңгеләрне капчыкларга төяп тә куя. Бу өлеше "расфосовочный узел" дип атала икән. Аннан соң аерым тасма буенча бәрәңгеләр әкрен генә "йөреп тора", ә монда эшләүчеләр бозылганнарын - черекләрен алып бара. Аннан транспортер складка бәрәңгеләрне төйи. Техника заманасы шул. Кул эше аз кулланыла. Эш ике сменада оештырылып, тәүлек әйләнәсе эшлиләр.
Быел "Лениногорская"агрофирмасы" хезмәтчәннәре 4 төрле сорт бәрәңге утырткан. Бүгенге көндә 723 тонна җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 190 центнер чыга. Җитәкче Солтан Шәйхуллин әйтүенчә, сугару системасына яңадан әйләнеп кайту - бик уңышлы. Әлегә Карагайда гына бу эш башкарылса, киләчәктә Зәй-Каратайдагы плотинаны файдаланырга исәпләре бар.
Бәрәңгенең бер өлешен оешмаларга җибәрү өчен килешү төзелгән. "Ярминкәләрдән калганыбыз юк. Казанга кадәр алып барабыз. Яз көне халыкка орлык буларак та өләштек", - ди Солтан Сәлимович.
Шулай алдынгы технологияләрне кулланып, хезмәткәрләрнең дә, җәмгыятьнең дә эшләре алга баруында шик юк. Моны оештыра белергә кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђрђћге