Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Гафу итегез , иремә әйтмәгез инде

Нинди көн булды соң әле бу? Иртәдән бирле уңышсызлыклар бер-бер артлы сагалый да сагалый Рәсим Хәмитовны. Кузгалып, шәһәрне чыкканда, кирәкле документларының өйдә онытылып калганын ачыклады.

 Кәгазьләрен алып,  ярты юлны уздым дигәндә, машинасының тәгәрмәче тишелде. Аны алыштырып, күпме вакытын сарыф итте ул. Инде хәзер менә бөкедә утыра. Борылышка җитәрәк, ак төстәге чит ил  машинасының кузгалып китүен озак көтте Рәсим. Ул машинаны   берничек узып китә торган түгел, каршы як полосага чыгарга һич кенә дә ярамый. Саллы  штраф, яисә машинада йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителәсеңне көт тә тор инде аннары!  Гөнаһ шомлыгына каршы, теге машинаның  һич кенә дә кузгалырга исәбе  юк. Ватылды микән әллә дисәң, авария  утлары да кабынмаган. Ярты сәгать көтеп тә, машина кузгалмагач, бәлки, ярдәм кирәктер дип, Рәсим тимер атыннан төште. Машина янына килсәме, ни күрсен?! 25-30 яшьләр тирәсендәге бер хатын  рәхәтләнеп кәрәзле телефоннан сөйләшеп утыра. Рәсим  аның тәрәзәсенә чиертеп:
-    Карагыз әле, туташ- ханым! Телефоннан сөйләшергә һич кенә дә  уңайлы  вакыт тапмагансыз инде, - диде. Тик нигә әйттемгә калды ир.
-    Ычкын моннан, хайван! Миндә эшең булмасын, үз юлыңда бул,- дип тәккәберләнеп җикеренде  хатын.
-    Сезнең аркада мин һаман кузгала алмый торам, сез  бит юлда башкаларга комачаулык тудырасыз, - диде Рәсим шулай эшләргә ярамаганын аңлатырга тырышып.
-    Кайда телим, шунда басып торам! Югал күземнән, йөремә  ачуымны китереп! 
Илле яшенә җитеп, утыз елга якын юлда йөргән Рәсимнең мондый хәлне беренче күрүе иде. Гарьлегеннән җир тишегенә кереп китәрдәй булды.
-    Башкарак  урынга күчегез, ичмасам, - диде Рәсим,  һаман да аны юлдан читкәрәк  китәргә  үгетләп. Аның саен хатын масая гына төште.
-    Тинтәк, бәйләнмә миңа! Хәзер иремә шалтыратам да, ул сиңа  күрмәгәнеңне күрсәтәчәк! – дип яный ук башлады.
Рәсимның ачуы кабарганнан кабара төште. Аннан үз-үзен кулга алды да: 
-    Ирегезне мин үзем, мөгаен, прокуратурага дәшәрмен. Беренчедән, баш судьяга ямьсез сүзләр аткан өчен. Икенчедән, машинагыз белән  тиешсез урында басып торуыгыз өчен җавап тотарсыз. Безнең сөйләшүләр барысы да язылып барды. Судка чакыру көтегез, - диде дә Рәсим Хәмитов. җитдиләнеп. 
Пырдымсыз хатынга башка ялынмады, кагыйдәне бозса-бозды, җилдерәтеп китеп барды.
...Барганда туктап, юлда очраган беренче кибеткә су алырга дип кергән иде. Чиратта басып торганда,  кемдер  кыюсыз гына аның аркасына кагылды. Борылып караса, бая гына аның белән телләшкән, теге көяз  хатын басып тора.
-    Ни, әфәнде,  сез мине гафу итегез инде! 
-    ???
-    Гафу итегез, саксыз сүзләрем өчен. Зинһар, иремә бу хакта әйтмәгез, судка  да чакыртмагыз. Ул мине үтерәчәк, - диде.
-    Шундый кыланмышларыгыз өчен ул түгел, мин сезне буып үтерергә әзер идем, дип әйтүдән чәт тыелып калды Рәсим.
-    Зинһар, гафу итегез  инде мине, - диде күптән түгел утлар чәчрәткән хатын башын  тагын да аска таба  иеп.
Ләкин ир аны-моны дәшмәде, күрмәмешкә салышып, үтеп китте.

Берара вакыт үтеп, машинасына бензин салырга дип, заправкага кергән иде.Көтмәгәндә-уйламаганда теге сары чәчле хатын тагын пәйда булды.
-    Гафу итегез, иремә әйтмәгез, дип ватык патефон шикелле бер урында басып торуы Рәсимгә кызык та, кызганыч булып тоелды.

- Зинһар өчен, судка дәшмәгез. иремә әйтмәгез...

Хәер,теш табибы булып эшләгән Рәсим Хәмитовичның судлашып йөрергә вакыты да, бернинди теләге дә юк иде...

Зилә Мөдәррисова
фото:http://great.az/interesnoye/1767-i-esche-raz-o-tom-pochemu-luchshe-byt-muzhchinoy-gorkaya-pravda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев