Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

​«Селфи»

Фатима карчык, икенче этажга баскычның так саннарын гына санап менеп киткән оныкчыгы Алсу артыннан: «Сөбханалла!» - дип кенә әйтеп кала алды.

 

Шөкер, бу вакытта кәнәфидә дисбе төймәләрен тартып утырган чагы булды, югыйсә, авып китсә дә, аптырамас иде. Карчык: «Кош тоткан мени!» - дип узалдына сөйләнә-сөйләнә, дисбе тартуын дәвам итте.

Шатырдап торырлыгы булмаса да, татарның Фатима карчыгы урысчаны үзенчә шактый ару «сукалый». Шулай булмый, оныклар белән нинди телдә сөйләшәсең хәзерге заманда? Тел тешләп яшәп булмый!

Бераздан Алсуның: «Представляешь, селфи со мной сделал! Представляешь!» - дигән сүзләре аның колакларын ярып керде.

«Сәлфи ыздилал диме соң? Сәлфи исемле бер имансызы аның оныкчасын… тәүбә-тәүбә «ыздилать» иткәнме әллә? Нинди гөнаһларым өчен, Оҗмах ишекләрен ачам дип торганда, мондый хәбәр ишеттерәсең и, Раббым?!»

Яше унсигездә булмау сәбәпле, Фатима карчыкның икенче этажга менәрлек рәте дә, хуты да юк иде. Менсә, бөртекләп, төбенә тоз салганчы сорашыр иде сорашуын оныкчасыннан ни булганын. Башка юл юк – Фатима карчык улы, я булмаса, килененең кайтканын дүрт күз белән көтә башлады.

Ниһаять, ишек ачкан тавыш ишетелде. Фатима карчык, кергән уңайга килененә тизрәк хәбәрен җиткерергә тырышты.

– Балакаем, Алсуны харап иткәннәр. Сәлфи исемле юньсез… эшләгән… ыздилал.

Килене башта аңламый торды. Төшенгәч: «Сәлфи түгел, әнкәй, селфи! Замана чире ул», - дип, кулларын юарга үтте.

Фатыйма карчык аның артыннан: «Замана чире дисеңме? Теге «спид» дигәннәре кебек куркыныч түгелме соң, дәвалап буламы икән?» - дип сөйләнеп калды.

​Люция ӘБЛИЕВА,

http://syuyumbike.ru/news/cennosti/selfi

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев