Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

СИН КАЙДА?!

Ләйлә эшеннән кайтып, өс киемен дә салырга өлгермәде, тормыш иптәше Газиз каршына йөгереп чыкты да: - Кызың югалды, - диде.

Ләйләнең болай да үтереп башы авырта иде, шул хәбәр генә  җитмәгән. Эштән кайтып ял итәргә ниятләнгән хатынның татлы  хыяллары  шундук  чәлпәрәмә килде.

- Ишетәсеңме, кызың югалды, - дип кабатлады гаилә башлыгы.

- Ничек инде югалды, телефонына шалтырат, - диде берни аңламаган Ләйлә.

- Шалтыратам да бит, алмый, - диде ир, хәлнең җитди икәнен аңлатырга тырышып.

- Шулаймы? - дип сузды хуҗабикә. Ә ата кеше:

- Балаң кайда, шуңа җавап бирә аласыңмы? - дип үзенекен тукылдады.

- Әтисе, зинһар тынычлан, табылыр. Элемтә тотмыйдыр, я телефонының зарядкасы беткәндер.

- Телефоны әле өр-яңа, бездә дә андый юк, - диде Газиз тагын да ачуы кабарып.

- Әллә соң  номерын дөрес җыймадыңмы, тагын шалтыратып кара, - диде хатын һаман да эшнең асылына төшенә алмыйча.

- Бөтен хикмәт шунда да инде. Шалтыраткан саен телефоныма: ”Мин руль артында” дигән смс хәбәр килә. Бу нәрсә инде, ә? Нинди руль артында ул? Ә сәгатьне карадыңмы, ничә?  Алты тула! Урамда иркенләп йөри торган чак түгел, караңгы тиз төшә. Кайда йөри? Кызың кайда синең? -  дип хатынын тиргәвен генә белде ир. - Әле үз иркендә йөрергә маңкасы кипмәгән! Аңа ул телефон нәрсәгә, безнең шалтыратуга да җавап бирмәгәч?!

- Кара әле, әтисе, син аның номерын дөрес җыйдыңмы икән? Рәзинәгә шалтыратам дип, ялгышып,  сеңелең Рәзидәгә эләкмәдең  микән, - диде Ләйлә. - Ул  менә нәкъ шул вакытта инструктор белән шәһәрдә йөрергә бик мөмкин һәм руль артындагы хәбәре дә урынлы.

- Нишләп Рәзидәгә шалтыратыйм ди? Кызыңа җыям, дөрес җыям  мин. Ышанмасаң, үзеңнекеннән  шалтыратып кара, - дип тагын хатыны өстенә ташланды Газиз. Ләйлә кызына шалтыратып караган иде,  җавап бирүче булмады. Аның телефонына да шундый ук эчтәлекле смс хәбәр килеп иреште.

- Кызык, ни хәл инде бу? - диде Ләйлә ни дияргә дә белмичә.

- Кызык түгел, кызганыч. Кайда бу бала? Кара син аны, тагын “Мин руль артында” дигән смс җибәрде.

- Чынлап та ни  булды икән соң? Әллә  велосипедта чыгып киткәнме? Шуңа бәлки мин руль артында сөйләшә алмыйм диядер, - дип фаразлады Ләйлә.

- Нәрсә?! Велосипедта дисеңме? Мондый көзге пычрактамы?  Кыз башы белән  велосипедка атланып чабасы гына калган шул! Өйгә кайтсын гына, арт ягына сабак укытачакмын әле! - дип  ду килде Газиз.

Ник әйттемгә калган Ләйлә ашыга-ашыга гараж ачкычын эзләргә тотынды. Өйдә бураннар уйнаткан әтисен: “Ачкыч урынында, димәк, велосипедка тимәгән”, - дип көчкә тынычландырды.

Әһә, бу версия дә ярамады... Телефонын да алырга онытып, кайларда йөри икән йөрәк парәсе? Ләйлә шулай телефонын кулына тоткан килеш миңгерәүләнеп уйланып утырды. Өс киемен алыштыру, ашау кайгысы да  тәмам онытылды. Ә Газиз чабыштан килгән ат шикелле арлы-бирле бүлмә буенча йөрүен дәвам итте. Озак чиштеләр алар бу башваткычны. Аннан ана кеше әйтергәме, әйтмәскәме дип шикләнеп кенә:

- Әллә кызыбызга берәр машиналы егет карадымы икән? –дип куйды. - Бәлки ул кызыбызны машинада йөрергә өйрәтәдер. Хәзерге  заман яшьләренең акылын һич аңлый торган түгел.

- Әле аңа  егетләр белән йөрергә иртәрәк, - дип кырт кисте ата кеше.

- Әйе шул, дөрес әйтәсең егетләр исе кермәгәндер. Сабый бала сыман  курчак белән уйнаган балада нинди егет кайгысы булсын, - дип  килеште Ләйлә.

Буй җиткән уналты яшьлек кызының ниндидер бер егет белән машина руле тотып йөрүен күз алдына китерә алмады. Ата-ана йөрәге бу версияне дә шундук сызып атты. Уйлаштылар–уйлаштылар да, телефонын я югалткан, я урлаткан дигән уртак фикергә  килделәр. Бу югалту, урлату турында куңелсез уй аларны канатландырып җибәрде. Бераз тынычлангандай иркен сулап куйдылар. Балаларының исән-сау булуы, яхшы җирдә йөрүе, бер хезмәт хакы торырлык телефонын  югалтканга, я урлатканга караганда кыйммәтрәк иде шул...

  Тора–бара фикерләре, кем белә,  тагын  берәр  тарафка  үзгәргән булыр иде, әмма шул вакыт ишек ачылып китте һәм май кояшы кебек елмаеп кызлары Рәзинә керде.

- Телефоның кайда? - дип сорады ике тавыш берьюлы.

Әти-әнисенең сорау тулы карашларын күреп, бермәлгә  аптырап калган кыз:

- Кайда булсын, билгеле,  кесәмдә! - диде.

- Алайса, ник трубкаңны алмыйсың?

- Ә сез миңа шалтыраткан идегезме? - диде кызлары  гаҗәпләнеп.

- Ә син кара, яхшылап кара. Бу сәер смсны да мин язмадым, диярсең бәлки, - дип ата кеше тагын кыза башлады.

- Нинди смс?!

... Ә ул икән сенсор экранга ялгыш кулы белән кагылып: “Мин руль артында” дигән  автомат режимга күчкәнен белми дә калган. Кем шалтыратса да кабул итмичә,  смсны Рәзинәнең текә телефоны  үзе салган. Бу хәлгә ачыклык кергәч, ата-ана ни еларга, ни көләргә белмәделәр. Бары тик бер авыздан:

- Без бик  рәхәт заманада яшәп калганбыз икән, - диештеләр.

 

АВТОР:ЗИЛӘ МӨДӘРРИСОВА

фото: http://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев