Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

СИРЕНЬНӘР КАРГЫШЫ

Мөрсәлимә абыстай “Ясин”ны бертөрле көйгә салып укый. Беренчесен генә чыкмый инде ул бүген. Иртәдән үк чакырттылар аны. Ятим калганнан соң тәрбияләп үстергән абыстасын ахирәткә әзерләргә җыенуы. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул!

Оныгын дип кистереп әйтү бөтенләй дөреслеккә туры килми, анысы. Хәлимә карчыкның  чынында исә бертуганы да, балалары да юк. Баштан чыбык очы туганы -  Мөрсәлимәне үз кызыдай тәрбияләде. Аны башлы-күзле иткәч, бөтен йөрәк җылысын аның оныгы Җәлилгә бүләк итте.  Баласыдай якын күргән Җәлилне үзенең оныгы дип йөртүе гаҗәп түгел иде, әлбәттә. Шулай аны якын итмәсә, кадерле сиреньнәрен кисәргә рөхсәт итәр идеме икән?! Бөтен мәхшәр шушы сиреньнәрдән башланды да инде. Җәлиле өйләнү сәбәпле,  аңа торыр җир кирәк булды һәм кулай урын итеп Хәлимәнең йортын сайладылар. Имеш, картайган көнендә янында карап торыр кешесе дә булыр. Аннан берүзе генә яшәгәнче,  күңелле дә булыр дип, сиреньнәр бакчасына яшьләргә йорт салырга булдылар. Әйткән сүз- аткан ук икән. Эшне озакка сузмыйча, сиреньнәр урынына хан сараедай матур йорт  та торгызылды. Бөтен авылга ямь бирүче бакчада хасил булган бу йортка яшьләрдән кала артык сөенүче дә булмады. “Оҗмах бакчасы” диеп йөрткән сиреньнәрнең юкка чыгуына озак ияләшә алмады халык. Май аенда шау чәчәккә күмелгән сиреньнәрнең  хуш-исләре әллә кайларга тарала иде. Аулакта үскән эре, шәмәхә төстәге сирень чәчәкләре дә ят төрле, аны  өзүче дә   юк. Әйтерсең, алар бары тик карар өчен һәм күңелне иркәләр өчен генә яратылган. Ниндидер бер сихри көчкә ия идеме, әллә  бу нигездә укымышлы кешеләр яшәгәнгә  шулай тоелгандырмы?  Әмма дә ләкин  “оҗмах” почмагының сиреньнәрен сындырырга, хәтта хулиган тиешлеләрнең    дә кулы бармый иде.

Бу авылында элек алты мәчет булган икән дип тә  сөйлиләр. Чуалышлар заманында  бер мәчетнең киселгән манарасы шушы йортта яшерелгән булган икән. Авыр вакытларда шунда яшәгән Хәлимәнең  әбисе өендә кача-поса  балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә белем биргән. Гарәп, фарсы телләрен, язу танырга  өйрәткән. Бик укымышлы карчык булган ул. Игелекле нигез, дип җылы хатирә буыннан-буынга сакланып, хөрмәт, олы хисләргә генә уралган иде бу йорт. Кушаматлары да остабикә  иде бит аның.  Хәлимә карчык үзе дә диндә булып,    намазын, бер көн  уразасын калдырмады. Гарәп теле, намазга өйрәнергә  теләүчеләр өчен дә һәрвакыт ишекләре ачык иде. Башкаларга  да  үз беләгәннәрен бик теләп  өйрәтте.  Авыл халкы, күрше-күлән аңа һәрвакыт  хөрмәт белән карады. Сәдакасын да җәлләмәде, кирәк вакытта  ярдәмен дә күрсәтте. Халимә карчык шундый  мәрхәмәтле затлардан иде, югыйсә. Нигә газраилнең шулкадәр карчыкның җанын алмыйча интектерүен генә аңламый иде алар. Бәлки, чынлап та,  моңа сиреньнәр гаепледер?!

... Ә ул сиреньнәр... мескен сиреньнәрне кисүләрен күреп, бөтен авылның йөрәге әрнегән иде шул чакта. Усаллыгы белән  бөтен тирәгә даны чыккан Сәлимә  дә елаган икән, диделәр хәтта.  Сирень агачларының  тамырларын юл аркылы чыгарып аткач та, алар  зур-зур өем булып,  озак “жәлләтеп” ятты. Урамнан узган  һәр кеше:

-Нинди матур бакча харап булды бит, хәерлегә булсын, -дип юрады.

Бу хәлләрдән соң, Хәлимәнең бөтен тынычлыгы югалды. Көйгә салынган тормышы асты өскә килде. Егылып бик каты имгәнде һәм шул дәвер яшәп,  бер генә дә  хастаханәдә ятмаган карчыкның аягына берничә тапкыр  бик катлаулы  операция ясадылар. Район үзәгендә генә түгел, хәтта  ерак шәһәргә алып киттеләр үзен.

-Зур ялгышлык эшләдем мин. Монда эләгүемә оҗмахка тиң бакчамны тар-мар итүем  гаепле. Мине бары тик сиреньнәр генә каргады. Ник аны кистердем икән, - дип өзгәләнде ул. Терсәк якын да бит, әмма тешләп булмый. Соңгы сулышына кадәр үкенү хисе белән яшәп, иртә-кич сиреньнәрен уйлап кан яшьләре түкте. Сирень бакчасын төшләрендә генә түгел, өннәрендә дә   күреп саташты. Нинди шайтан коткысына бирелеп,   бу хәерсез бәндәләргә үз йортыма аяк басарга  рөхсәт бирдем икән. Аллаһы Тәгалә картлык көнемдә нинди гөнаһларым өчен шулай  җәзалый  икән, - дип сукранудан урын өстенә егылды ул. Аягы да тиешенчә төзәлмәде. “Төшемдә дә бу гамәлем өчен мине каһәрлиләр”, - дип сөйләде. Ә бер тапкыр күргән төшеннән  һәм кичерешләреннән озак тынычлана алмады.

Төшенә ул көнне  бабасы керде. Чәчләре тузынган, үзе әллә ничек кабалана, карашы да сөйкемсез һәм котсыз. Ап-ак киемнән булса да, күлмәге пычранган иде аның. Бөтен гәүдәсе буйлап саз ага. Көне дә әллә нинди шыксыз, җанөшеткеч. һич аңламассың, үзе  томан да шикелле, өстәвенә   пыскып яңгыр ява,   тайгак. Бабасы  берне атлый да егыла, атлый да, егыла.  Аның саен тагын да юешләнә һәм пычрана. Шулвакыт Хәлимә аңа булышмакчы булып кулларын суза:

-Бабай, нишлисең син?  Әйдә, ярдәм итәм,  тор!  Кара  ничек  пычранып беткәнсең бит. Әйдә, тизрәк юып төшерик, - ди.  Бабасы аңа ярсып:

-Юк, кагыласы булма. Бу бары җир туфрагы гына, юыла ул. Ә менә син нишләдең? Нишләттең безнең нигезне? Ул пычракны ничек юарсың дип, кычкырган ямьсез тавышка уянып киткәч, озак куркынып ятты ...

Яңа төзелгән йорт  көенечтән башка, бернинди шатлык та китермәде шул. Көн дә әллә нинди әшәке сүзләр белән кычкырышкан тавышлар, сугыш-талаш Хәлимәнең бер агымга барган  тормышына нокта куелды. Хәтта йортында гөрләп үскән ямь-яшел  үлән дә, саргаеп үсми башлады. Яңа йорт хуҗалары һич тыныша алмады: бер кушылды, бер аерылды. Хатыны юк чакта өере белән сәрхүшләр җыелышып, күңел ачулар иртәнгә кадәр дәвам итте. Яшьләр карчыкны  санламады, үзләрен хуҗаларча тотты.  Аңа  әллә нинди ямьсез һәм пычрак сүзләр белән кычкырынудан да чирканмады. Өстәвенә изге нигездә дуңгыз ук  асрый башладылар. Ә көннәрдән бер көнне Җәлилнең хатыны улын алып,  башка иргә чыгып  китте.  Җәлил көннән –көн түбәнгә тәгәрәде: эчте-сугышты һәм ахыр чиктә  төрмәгә эләкте. Берничә елга утырган  ирнең, ниһаять,  иреккә чыгар вакыты җитте. Сулышы өзелергә торган Хәлимә карчык аеруча да көтә аны, чөнки әйтәсе амәнәте бар. Үлем белән яшәү арасындагы бу  бәхетсез карчыкның  соңгы  сүзен генә аяк астына гына салмасын иде дә бит ...

Автор: ЗИЛӘ МӨДӘРРИСОВА

ФОТО:http://pixabay.com

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев