Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Укучыбыз Люция Закирова язмасы: "Ата һәм бала"

...Улым, табиблардан сорап, үзегезгә алып чык мине бәйрәм көннәренә генә булса да. Туйдым бу дару исеннән. Палата да  салкын, хастаханәдә  төзелеш эшләре бара, буяу исе башыма каба. Җибәрерләр, балам, мине, кая китсеннәр.

  Әнә бит күршеләремне балалары бәйрәмгә өйләренә алып киттеләр. Баш табибтан сорадым: “Малаем бәйрәмгә алса, җибәрерсезме”, дип. Каршы килмәде. Кәгазьләренә дә имза куйдым. Зиратка, әниең янына барып, догаларымны укыйсым килә. Көтеп ята бит ул. Өч ел янына барганым юк. Монда көннән-көн хәлем бетә бара, улым. Бер дә алга таба түгел шул. Үзең биргән чирне үзең ал инде, дип ялварам  Аллаһыга. Озакламый кар сулары да китәр, хуш исле яшел чирәм чыгар, каңгылдашып кошлар да  кайтырлар. Син борчылма, балам,  ике  көнгә генә алып кайт мине, Башка борчымам синең гаиләңне. Бик  чыгасым килә моннан, кайтасым килә. Берүзем бит мин палатада, йөри алганнарны барысын да балалары алдылар. 
      Авыр сулап, бабай тәрәзә  янына килеп таянды. ...Әкрен генә кар да эреп килә. Урамда һава саф булса кирәк. Их, сулыйсы иде шул тәмле һаваны күкрәкләрне тутырып, бәлки тәнемнең күзәнәкләрендәге авыру беразга кимер иде...Кояш баюга таба тәгәри... Тынлык...Утырам инде бүлмә иясе сыман көне буе тәрәзәдән карап. Күк йөзе нинди зәңгәр, күземне камаштыра. Ак болыт каядыр ашыгып йөзә. Гомерләр дә шулай ашыгып узды шул.
Малай гына әтисен алырга әле әзер түгел иде. Өйгә кайтып хатыны белән дә сөйләшмәгән, бәлки хатынының  бәйрәмне уздырырга  башка планнары бардыр?! Әмма ни дип әйтергә соң? Мөлдерәмә күзләре белән текәлеп карап тора бит.  Нурсызланган....әтинең күзләре....үзгәргән. Ә барыбер миңа карата күпме наз, кайгырту, минем белән горурлану сизелеп тора бу сүнә бара торган күзләрдән.
    - Әти, озак тордым, ашыгам. Бәйрәм алдыннан мәшәкатьләр күп. Килермен, әти. Иртәгә килермен. Сиңа кая кирәк:  зираткамы, әни янынамы, чишмә буенамы – алып барырмын. Ваннада юындырырмын, чиста киемнәр кидерермен. Оныкларыңны да күрерсең. Бәйрәмгә алырмын, ялгызың гына ятмассың монда. Нинди әшәке буяу исе соң монда, Дару исе белән кушылгач, түзеп булмый. Җәй көне ясасалар булмас идеме бу ремонтны? Ярар, түз, әти, бер сутка  тиз узар, килеп алырмын. Әзерлән. Пока, хуш.
     Батып бара торган кояшны күзәтеп, озак басып торды бабай тәрәзә янында. Йөзендә елмаю, уйчан күзләре каядыр еракка төбәлгән иде аның бу  мизгелдә. Хыял диңгезендә йөзде ул. Кешегә бит күп кирәкми канатланыр өчен. Малаеның җылы сүзләренә ул чын күңеленнән ышанды. Әйе, түзәргә кирәк. Күпкә түзгәнне, бер төнгә генә түзә ала инде.  Сугыш чоры балалары бит алар.  Бабай тагын хастаханә ишегалдына күз салды.  Озын йонлы бер кара песи ничә көн инде килә дә, тәрәзә каршына басып, тирә-юньне күзәтеп, берьялгызы басып тора. Сине дә чыгарып ташладылармы, бахыр?! Түз инде, түз. Менә яз җитәр, җылы көннәр тәнеңне, җаныңны җылытыр. Аякларың туңмасын, бар, йөгереп кил бераз. Хәрәкәтләнсәң, аякларга кан йөгерә ул, җылына аяклар. Менә минеке генә җылынмыйлар инде. Күптән инде җылынмыйлар. И, карчыгымның бәйләгән оекбашлары булсамы, җылынырлар иде алар.
    Кайтышлый чәчәкләр кибетенә кереп, чәчәк букеты, торт алып, Марат  ашыгып-ашкынып  өйгә кайтып керде дә,  күчтәнәчләрне  биргәч: 
– Матурым, бәйрәмгә нинди планнарың? Әтине алып кайтыр идем  хастаханәдән, озак ята инде, юынып чыгар, сыйланыр, ремонт бара анда, бер-ике көнгә алып кайтыйк без аны, бөтенләйгә димим, бик бетешкән, озак та тормас, йөрәктә мәңгелек яра булып калыр дип куркам, бәхилләмәс безне. Бу турыда күп уйладым мин. Минем Әти бит ул.
   Креслодан ничек сикереп торганына  яшь хатын үзе дә гаҗәпләнде, умарта корты чаккан сыман бөтен тәненә электр тогы йөгерде:
-    Бәйрәмгә яхшы  бүләк була икән бу. Рөхсәтем юк.  Бәйрәмгә Рәйхана апалар киләбез диделәр. Атаң бөтен нәрсәне пычратыр гына, бәйрәм атмосферасы бетәр, бөтенесенең кәефе төшәр. Аңа нигә инде бәйрәм? Яшисен яшәгән, ашыйсын-ашаган, эчәсен-эчкән, гомерендә күпме бәйрәмнәр булган аның! Хәле бетешкән, дисең, табиблар карасыннар әнә, бетешсә. Алла сакласын, өебездә үлеп китсә....Тьфу, тьфу, тьфу!!! Мин бит аннары монда йоклый да, яши дә алмам. Фатирны сатарга туры киләчәк бит. Күпме мәшакәть тудырырга торасың. Ә балалар турында уйладыңмы син? Чирле, исле карт гомергә күңелләрендә кала бит аларның. Бәйрәмчә иде әле кәефем. Булды, бетте! И, тагын ниләр күрәселәр бар икән?! Әйдә, онытып тор әле бу сөйләшү хакында, иртәгә кунаклар килеп төшә, вакытыбыз юк, горканы башка стена буена куярга кирәк, тузаннарны сөрткәләргә, кибеттән ашамлыклар алырга, салатлар ясарга. Булыш, булыш әйдә, матурым! Ну, гаҗәпләндердең!
      Бәйрәм мәшәкатьләре, өстәл кору, кунаклар каршылау, ашау-эчү, тостлар,  музыка, биюләр белән ике көн узганы сизелмәде дә. Ни гаҗәп, йөрәгенең, күңеленең бер кылы да селкенмәде Маратның. Юкка гына “Бала күңеле далада” дип әйтмәгән борынгылар.
    Сәгать кыллары бик әкрен генә  селкенсә дә, бабай төнне тынычлап, хыялланып уздырды. Аның тизрәк карчыгы янына барып, хәлләре турында сөйлисе, үткәннәрне барлыйсы, дога укыйсы килә иде. Бер уянып, бер йокымсырап китеп, таң ата башлады. Хастаханәдә иртәнгә авырулардан ул гына калган иде. Барысын да алып киткәннәр иде балалары.  Мине дә алырлар, юлда машиналар күптер, юллар начардыр, “пробкалар”дыр, дип үзен-үзе ышандырып көтте ул.

Дәвамы бар....

сайтны күзәтәбез, дәвамы чыгачак

фото:/pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев