Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Укучыбыз Люция Закирова язмасы: "Ата һәм бала". Дәвамы

Иртәнге аш алып кергән санитарка уйларыннан, хыялларыннан чынбарлыкка кайтарды бабайны.

-    Ә сине нигә бәйрәмгә алып китмәделәр? Баш табиб ризалыгын бирде, имза куйган кәгазьне улың теге көнне үк алып кесәсенә тыкты бит инде. Мә, менә  өчпочмак белән сыйлан әле. Үзебезгә дип пешердек. Бәйрәмчә булсын инде, берүзең генә калганга күрә сине дә сыйларга уйладым. Кайнар килеш аша,-дип чыгып китте.
 Палатада тынлык урнашты.  Санитарка калдырган хуш исләрен чыгарып торган өчпочмак та тумбочка өстендә суынып бетте. Бабайның күңелендә малаеның килеренә ышанычы сүнгән иде инде. Бабай, караватка йөзтүбән  ятып, әче күз яшьләре белән сабыйларча елады. Онытылган һәм ташланганың, берсенә дә кирәге калмаганын сизү бигрәк авыр булды аңа. Ул тиз-тиз атлап тагын тәрәзә каршына килде. Килгәндер малае, аның да бит әнисе янына барасы киләдер, килми калмас....  Юк шул.... Агач төбендә һаман шул кара йонлач песи генә аңа карап утыра иде. Бабай тәрәзәне ачып, аңа өчпочмагын  ташлады. “Сине дә ташладылармы, хайванкай? Мин дә барысына да чит, минем дә берсенә дә кирәгем калмады... Дөнья кырыс шул....” Кинәт бабайның йөрәге яна башлады. Ул стена буйлап  идәнгә шуышып төште дә, пышылдап кына: “Мин килә алмагач, үзең килдеңме, карчыгым?......Бәхил .....мең  бәхил...... йөрәгем янааааааааааааа!!!!” дияргә өлгерде. Йомган күзләреннән энҗе бөртегедәй яшь тамчылары чыгып, караңгы бүлмәне яктыртты.
   Бәйрәм узды, кунаклар да таралыштылар. Марат  зур пакет алып өстәлдән  тәмнүшкәләрне җыеп, банкага токмачлы тавык ашы тутырды да машинасына утырып,  хастаханә ягына юл тотты. Буш бинада, икенче катка таш баскычлардан йөгереп менгәндә,  аның аяк тавышлары бигрәк тә куркыныч яңгырыйлар иде. “Әти, бәйрәм белән сине!” дип ишеген ачса,  әтисенең караваты буш, бары тик колбаса сыман төреп куйган матрац кына аны каршы алды. Марат йөгереп, санитарка бүлмәсенә керде: “Икенче палатадагы авыру кайда? Ике көн элек кенә исән-имин иде бит әле?”
- Көтте, бик көтте ул. Якыннары бик яхшы  бәйрәм иткәннәр, ахыры, онытканнар инде  бабайны. Аңа аз гына җылылык һәм  мәхәббәт кирәк иде.  И, кешеләр! Кайчан акылга килерсез!!!  Мәрхәмәтлелек, ихтирам, игътибар бетеп бара, кая тәгәрибез, ә! Шунда тәрәзә янында үлеп тә киткән. Коткара алмадык.

 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев