Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Якташыбыз Рәмзия Габделхаковадан татар әбиләренә багышланган нәсере

Әбием намаз укый ... Көмеш чәчләрен, бөртеген дә калдырмый, ак яулык астына яшергән. Өстендә озын җиңле ак күлмәк. Сөлге тукымасыннан әзерләнгән чиста ак намазлык.

 Әйтерсең лә ап-ак болыт өстенә аккош кунган. Һәркайдан пөхтәлек, пакьлек бөркелә. Әбием намаз укый ... Бу мизгелдә ул күңеле, уйлары, бөтен барлыгы белән бездән еракта. Сөялле куллары белән ничәмә кат ышкып юган, гәрәбәдәй сары өй бүрәнәләре дә, күзләрне чагылдырырлык кардай ак пәрдәләр элгән якты тәрәзәләр дә, бала чагы һәм авыр яшьлек елларның телсез шаһиты – күкеле иске сәгать тә аның өчен юк. Әйтерсең лә бу олы җиһанда берьялгызы калып, әбием Ходай белән серләшә. Ап-ак болыт өстендә – ак фәрештә ...  Ап-ак намазлык өстендә ак яулыклы, ак күлмәкле татар карчыгы ...  Әбием онытылып намаз укый.  Әллә яулыгының аклыгыннан, әллә күңел сафлыгыннан нурлар чәчеп торган мөлаем йөзе бу минутларда биниһая изгелекнең нәкъ үзе. Картайгач та матурлыгын югалтмаган батынкы зур күзләре ярым йомык, гомерендә бер тапкыр да әшәке сүз әйтер өчен ачылмаган иреннәре әкрен генә кыймылдый. Әби Ходай белән сөйләшә ... Минем дә аңа кушыласым, гаҗәеп моңлы көнчыгыш аһәңнәре яңгыраган тылсымлы дога сүзләрен кабатлыйсым килә. Ләкин, кызганыч, аңламыйм.  Үз кыйбласын беркайчан да югалтмаган әбием онытылып намаз укый ... Йа Хода! XX гасырның канлы еллары, рәхимсез сугышлары шаһиты булган, ачлык-ялангачлыкны артыгы белән татыган, мул-рәхәт тормышны бары хыялында, төшләрендә генә күргән әбием Сиңа ялвара! Бердәнбер насыйп ярын,  сигез баласын мәңгелеккә озаткан тол хатын һәм бәхетсез ана Синнән ярлыкау сорый! Гомеренең бер көнен дә эшсез үткәрмәгән, хәләл хезмәте белән көн күргән, фани дөньяда исән-имин яшәвенә шөкер иткән сабыр карчык Сиңа рәхмәт укый. Ачык йөзле, ак яулыклы тыйнак татар әбиләре! Күктән иңдерелгән изге фәрештәләр әллә соң сез үзегезме?! Җиребезне иблис токымнары басып алган, үзебез миһербансыз, имансыз бәндәләргә әйләнгән гөнаһ тулы бу заманда күңелегезне саф, җаныгызны пакъ саклап калган өчен, алдыгызда баш иям ... Догаларыгыз кабул булсын!!!

Рәмзия Габделхакова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев