Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Яшәү сукмаклары сикәлтәле

Вәлия икенче көн инде җанына тынычлык таба алмый интегә һәм аның сәбәбе бар – күз карасыдай яратып үстергән улы хатынын кыйнаган.

«Нишләп шулай хатын-кызга кул күтәрә алырдай мәнсез булып ир булып җитлеккән икән? Югысә, күз алдында мәрхәмәтле, гел юктан да да елмаеп торучы әтисе бар иде бит. Әитмәсә, әтисенең әнисе, ягъни әбисе, минем әниемне алмаштырган кайнанам белән булган мөнәсәбәтебезне күреп үсте. Дөрес, сервиз Алмазга 3-4, я хочу булгандыр, алгзр алгк ачуланышып алгоритан идек һәм анда үзем гаепле идем. Күршедә торган хатыннан көнләштем, чөнки һәркөнне бизәнеп, нәкъ ирем кайткан вакытта, урамга чыгып, боргалана-боргалана, суга чишмәгә китә идеал. Әлбәттә, ирем елмаеп аны озата, ләкин чынлап яратып карамый иде, «Фахишә хатыннар йөреше белән кылана белә бу Сәкинә», - дия иде. «Андый хатыннарны кайда күрдең соң?» - дип сорагач: «,й, Германиядә хезмәт иткәндә андыйларны очратырга туры килде», - дигән иде.
Шулай беркөнне аңа кычкырдым бит, Солтан түзмәде, ахрысы, миңа сукмакчы булды. Шуны күргән әни-кайнана тиз генә уклау алып чыкты да улының сыртына ямады. «Улым, хатыныңа һичкайчан кул күтәрмә. Ул да бер кешенең нарасые, аны да синең кебек яратып, тәрбияләп үстергәннәр. Ә түзәрлек рәтең булмаса, мә, ал уклауны, миңа сук ”, - димәсенме!


Галия Шакирҗанова

Тулысынча "Заман сулышы" газетыннан укыгыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев