Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Зилә Мөдәррисовадан хикәя: "Гомер итү- урам чыгу гына түгел"

Кадрия бөтен дөньясын онытып, көзге каршында бөтерелгән Сабринаны сокланып күзәтте. Кыз әле муенсасын, әле чәчен , әле күлмәгенең итәген рәтләде. Бүген аның туй көне. Менә ул зур тормыш юлына аяк басачак. Көдрә чәчле, зәңгәр күзле кечкенә кызчык кай арада үсеп җиткән диген. Алдагы тормышында аны бары тик уңышлар көтсен иде.

-Бәхетле була күр, балакаем. Киләчәгең матур һәм якты  була күрсен, - дип дога кылды  Кадрия. Әниләр  укыган догалар  ирешми калмас,  берүк хыяллары  тормышка аша күрсен, дип теләде ул.

  Сабринага  Кадрия әни тиешле  булса да, документлар буенча бары апа гына.  Егерме өч эл элек туган нәни кызчыгын ак биләүләргә үзе өтерсә дә, бала тудыру йортыннан аны башка “әни” алып киткән иде . Анысы  хәзер әллә ни мөһим дә түгел. Аның каравы, Кадрия әни булудан  беркайчан да туктамады. Тугыз ай йөрәк астында йөрткән парәсе  гел аның күңелендә, янәшәсендә генә булды.Сабыен үзе үстермәсә дә, ул аңа гел ярдәм итәргә ашыкты.  Менә бүген дә Кадрия  кызы-сеңелесен яратып күзәтә. Аңа күлмәк сайларга да, туйга әзерләнергә дә беренчеләрдән булып  булышырга килде.  Кадерле кунак булып яшьләрнең табын түрендә  дә утырачак.

 Их, бу язмышлар дигәннәре! Гомер итү- урам чыгу  гына  түгел шул. Тормыш кешеләрне  әллә нинди көтелмәгән вакыйгаларга юлыктыра, әллә нинди сынауларга дучар итә. Адәм баласы шушы гомер эчендә ниләр генә кичерми. Алда ниләр буласын белеп булса икән! Шул дәвердә Кадрия башыннан күпме шатлык, күпме борчулар үткән.

...Ул кечкенә бер татар авылында туды. Гаиләдә өч кыз үстеләр. Урта хәлле тормыш белән, бик матур һәм тату яшәделәр.  Менә кызлар да бер-бер артлы туган ояларыннан таралыша башлады. Рания апасы беренче булып   тормышын корды. Бераз  соңлабрак,  утыз бер  яшендә генә кияүгә чыкты. Аның рус егетенә чыгуына өйдәгеләр әллә ни каршы килмәде.  Рания, бөтенләй утырып, карт кыз булып калыр, дип куркыпмы, эчтән көйсәләр дә, тыштан сиздермәделәр. Ичмаса, гаилә корыр, балалар үстерер, дип уйладылар. Тик апасына гына бала табу, әни булу  бәхете татымады. Табиблар катгый рәвештә аңа бала табарга кушмадылар. Яшьтән ук йөрәк чире белән интеккән Раниягә күтәрә алмаячаксың, дип аңлаттылар. Раниядән соң булган,  Рәмия апасы да  үз тормышын башка милләт кешесе белән бәйләде. Әти-әнисе, әлбәттә, уртанчы кызларының  Генадийны сайлавына шатланмады. Бераз пошаманга төштеләр төшүен, тик аның да теләгенә каршы килә алмадылар. Ә менә кече кызлары да булачак ирен Алексей дип таныштыргач, бөтенләй коелып төштеләр. Әнисе шунда:

-Здрастелар күбәйде әле монда, - дип уфтанды.

Әйе, туйдан соң әкият бетте. Ул матур сүзләр дә, чәчәкләр бирү дә сирәгәйде. Кадрия тормыш юлдашын сайлаганда ялгышканын  аңлады. Аның ире Кадриянең  татар телендә аралашуына каршы килде, кызларына да Катерина исеме куштырды. Лешасы  салгалый башлагач, кул да күтәрә башлады.  Кадриянең көннәре тәмугъка әйләнде. Кызына ике яшь булганда, ул тагын авырга узды. Тик ире бу хакта ишеткәч, бик ярсыды. Баласы булачагын белгән көнне үк, урамда суык дип тормады,   хатыны белән баласын  өйдән ук  куып чыгарды.

-Безгә башка бала кирәкми, тапмаячаксың, - дип каршы төшкән иренә сүз әйтә алмады бичара хатын. Ике яшьлек кызын алып, кышкы көннәрнең берсендә  әнисе йортына кайтырга мәҗбүр булды. Карынымда яралган баласын да  тапмыйм, төшертәм, дип уйлады. Шулчак Рания апасы туганының  юлына аркылы төшеп:

-Сеңелем, зинһар, балаңны тап. Аны асрауга үзебез алачакбыз, үзебез тәрбиялиячәкбез, - дип ялынды.

Алар исә, киресенчә, балалы булырга  телиләр иде. Шуңа да Кадриянең  баласын Рания дә, ире Геннадий дә көтеп алдылар. Яңа туган сабыйны бала тудыру йортыннан  Сабрина кушып,  үз исемнәренә яздырып кайттылар.

Мәсьәлә хәл ителде. Кадрия дә баласын төшертеп гөнаһка батмады, баласыз гаиләгә бәхетле мизгелләр  бүләк итте. Тора-бара иреннән аерылган Кадриянең үз тормышы да җайланды. Башка кешене очратып, янәдән гаилә кора алды. Өченче тапкыр әни булды, бу юлы да кыз бала тапты.  Апа-сеңелләр һәрвакыт бердәм булып аралашып тордылар.

Тик Раниянең генә барысы да  шома бармаган булып чыкты. Ире  хатынын баштан бала таба алмауда гаеп үзәгенә үтте.  Сабринаны алып кайткач, бераз тынычлангандай булса да,  үз балалары булмауда гаепләп Раниянең канын эчүен дәвам итте.

 Шундый көннәрнең берсендә Рания үзе дә йөккә узганын сизми калды. Бу күптән көтелгән шатлыкка ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Сәләмәтлеге дә чамалы, яше дә кырыктан узган...Алай да  Рания ире хакына баласын табарга булды. Тик улын табып, тугыз көн генә яши алды. Табибларның кисәтүләре юкка булмаган икән шул: җиде яшьлек кызын һәм яңа туган сабыен калдырып мәңгелеккә күзләрен йомды. Сеңелләре әнисез калган балаларны үзләренә алмакчы булсалар да, әтиләре каршы булды. Кадрия дә үз кызын кире кайтарырга күпме генә сораса да, Генадий бирмәде. Тол иргә  аек вакытларда алар  кирәк, ә эчкән вакытларда артык кашык булдылар.Инде алар зур булып үсте, актан караны, карадан акны аерырга өйрәнде. Сабринага – 23, ә Радикка- 16 яшь. Кадрия шулай хәтер томанында исереп торган арада Радикның артына килеп басканын сизми дә калды.

-Әнием, апабыз, кара нинди матур, әйеме, - дип аны иңнәреннән кочып алды.

-Әйе, бәхете дә үзе кебек матур булсын, - дип улын һәм кызын аркаларыннан чәбәкли-чәбәкли яратып сөйде Кадрия.

Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев