Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Кызыл балыктан «Флагман» салаты

Кирәк булачак: 200 гр кызыл балык 4 йомырка 2 помидор 150гр сыр Майонез Яшел суган 1 гранат Әзерләү: Йомыркаларны пешерәбез, суытабыз, чистартабыз. Йомырка сарысын вак, агын өре угычта уабыз. Сырны да өре угычта уарга кирәк. Кызыл балыкны шакмаклап, помидорларны ваклап турыйбыз. Салат катламлап ясала: 1 кат - кызыл балык 2...

Кирәк булачак:

200 гр кызыл балык

4 йомырка

2 помидор

150гр сыр

Майонез

Яшел суган

1 гранат

Әзерләү:

Йомыркаларны пешерәбез, суытабыз, чистартабыз. Йомырка сарысын вак, агын өре угычта уабыз. Сырны да өре угычта уарга кирәк. Кызыл балыкны шакмаклап, помидорларны ваклап турыйбыз.

Салат катламлап ясала:

1 кат - кызыл балык

2 кат - йомырка сарысы

3 кат - помидор

4 кат - сыр

5 кат - йомырка агы

Катламнар арасында майонез сыларга онытмагыз. Салат өстен ваклап туралган яшел суган, гранат белән бизибез. Берничә сәгать суыткычта торса, тагын да тәмлерәк булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салат из рыбы