Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Сарымсак белән пылау

Кирәк булачак: 1 кг дөге, 300 г ит, 200 г сарымсак, 300 г май, 400 г кишер, 200 г башлы суган, калганнары - кирәгенчә. Әзерләү: Кайнап торган әзер майга сарык ите, башлы суган, кишер салып кыздыралар да, тоз, борыч сибеп, су белән кайнаталар, дөгене икегә бүлеп салалар. Башта суда пешкән...

Кирәк булачак:
1 кг дөге,
300 г ит,
200 г сарымсак,
300 г май,
400 г кишер,
200 г башлы суган,
калганнары - кирәгенчә.
Әзерләү:
Кайнап торган әзер майга сарык ите, башлы суган, кишер салып кыздыралар да, тоз, борыч сибеп, су белән кайнаталар, дөгене икегә бүлеп салалар. Башта суда пешкән азыклар янына дөгенең яртысын салалар, сарымсакның төбен кисеп, кабыгын әрчеп, үзәген алып, салкын суда юып дөге өстенә тезеп чыгалар, аннары сарымсак өстенә дөгенең калган өлешен салып, су өстәп пешерәләр.
Әзер пылаудан сарымсакны җыеп алалар, болгатып, савытка бүләләр, ваклап тураган сарымсак сибеп, табынга бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт плова с чесноком плов с чесноком плов