Заман сулышы

ТУҢДЫРМА

Кирәк: ярты литр сөт; бер стакан шикәр комы (беразын куертылган сөт белән алыштырырга була); ике-өч йомырка; 50 г атланмай; бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы; туңдырмага тәм һәм төс бирү өчен төрле җиләк-җимеш; бер чеметем ванилин. Эш барышы: Сөтне кайнатырга куябыз, шунда ук май өстибез. Шикәр белән крахмалны бергә кушабыз. Йомыркаларның...

Кирәк:
ярты литр сөт;
бер стакан шикәр комы (беразын куертылган сөт белән алыштырырга була);
ике-өч йомырка;
50 г атланмай;
бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы;
туңдырмага тәм һәм төс бирү өчен төрле җиләк-җимеш;
бер чеметем ванилин.
Эш барышы:
Сөтне кайнатырга куябыз, шунда ук май өстибез. Шикәр белән крахмалны бергә кушабыз.
Йомыркаларның сарысын агыннан аерып алып шикәр өстенә салабыз һәм бик яхшылап туглап күпертәбез. Хәзер аңа каймак куелыгы булганчы сөт өстибез (сөт урынына сөт өсте дә ярый).
Шикәрле-йомыркалы катнашманы кайнап утырган сөткә акрын-акрын гына агызабыз, гел болгатып торабыз.
Сөтебез тагын бер кат кайнап чыкканнан соң, уттан алып, салкын сулы савытка утыртабыз һәм суынганчы болгатып торабыз.
Үзегез яраткан берәр төрле җиләк-җимешне изеп, туңдырмага кушыгыз һәм матур савытларга бүлеп, суыткычка катырырга куегыз. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: