Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Венера Баранковадан “Могҗиза” запеканкасы рецепты

Кирәк булачак: Төрле ярмалар - һәрберсе 100 г. 5 йомырка Урман гөмбәсе (кайсын телисез) - 100г. Алабута яфрагы (лебеда) - 100г. Җитен һәм көнҗет орлыгы - 100г. Әче аштәмләткеч мае (горчица) Әзерләү: Бөтен ярмаларны юарга һәм термоска төннәтергә куярга. Иртән суын түгеп, йомырка, гөмбә һәм алабута яфрагын кушып, яхшылап болгатырга....

Кирәк булачак:
Төрле ярмалар - һәрберсе 100 г.
5 йомырка
Урман гөмбәсе (кайсын телисез) - 100г.
Алабута яфрагы (лебеда) - 100г.
Җитен һәм көнҗет орлыгы - 100г.
Әче аштәмләткеч мае (горчица)
Әзерләү:
Бөтен ярмаларны юарга һәм термоска төннәтергә куярга. Иртән суын түгеп, йомырка, гөмбә һәм алабута яфрагын кушып, яхшылап болгатырга.
Табаны уртача утка куярга, җитен һәм көнҗет орлыгын сибәргә. Шуның өстенә килеп чыккан массаны салырга һәм тагын бер кабат җитен һәм көнҗет орлыгын сибәргә. Таба капкачын ябып, ике ягын да 5-10шар минут тотарга.
Шуннан соң, әзер запеканканы тәлинкәгә куеп, өстенә әче аштәмләткеч мае сибәргә.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: запеканка