Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда студентлар катнашында "Автосессия-2018" бәйгесенең финалы башланды

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм машина йөртү осталыгы бәйгесендә Татарстанның 20 шәһәре һәм районыннан 72 студент катнаша.

Казанда машина йөртүче студентлар арасында "Автосессия-2018" бәйгесенең финалы старт алды. Чара Оренбург трактындагы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе территориясендә уза.

Конкурста катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән ТР Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгы Шамил Гаффаров сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

 «Бу – юл хәрәкәте иминлеге җәһәтеннән дә, безнең муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларын алга җибәрү ягыннан да алга таба зур адым», - диде Гаффаров бәйгедә катнашучыларга.

"Автосессия" бәйгесе республика шәһәрләре һәм районнарында "Имин хәрәкәт атналыгы" кысаларында уза. Конкурста Татарстанның 20 шәһәре һәм районыннан 24 команда – барлыгы 72 кеше катнаша.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автосессия

2
X