Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк

Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар, диде министр.

Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар. Бу - тулы бер хастаханә дигән сүз. Шуңа күрә якын киләчәктә республикада дүрт мөстәкыйль тернәкләндерү үзәге барлыкка киләчәк», - дип аңлатты ведомство башлыгы.

Яңа дүрт үзәкнең берсе балаларны кабул итәчәк. Әлеге медицина учреждениесен Казанның Балалар республика хастаханәсе базасында төзи башлаганнар инде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук Республика клиник хастаханәсе янында өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәге төзү мәсьәләсен карый.

 «Тагын ике тернәкләндерү үзәге Чаллы һәм Әлмәттә төзеләчәк. Алар дәүләт-шәхси партнерлыгы нигезендә төзелгән үзәкләр булачак», - диде Марат Садыйков.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марат садыйков тернәкләндерү үзәге

2
X