Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 апрельдән күпбалалы гаиләләр пособиесе арта

Әлеге түләүләрне исәпләү системасы үзгәрәчәк.

 

1 апрельдән ул өч баскычлы булачак. Стандарт пособие күләме әлегә элекке дәрәҗәсендә кала - балага төбәк минимумының 50 проценты. Акчаларны, элекке кебек үк, түбән керемле гаиләләр алачак. Агымдагы елда түләүләр 5 651 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр дә әлеге пособие шулай да бер кешегә яшәү минимумы дәрәҗәсендә керемне тәэмин итәргә мөмкинлек бирми икән, ул инде 50 процент итеп түгел, ә төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә түләнәчәк. Әгәр дә мондый сумма да ярдәм итмәсә, төбәк балалар минимумының 100 процентын, ягъни 11 303 сум түләячәкләр.

Яңа кагыйдәләр буенча түләү агымдагы елның 1 апреленнән соң гына исәпләнәчәк. Нәкъ шул көнне югары пособие алуга гариза бирергә мөмкин.

Быел 8 яше тулачак балаларның ата-аналары өчен сорау ачык кала. Күп кенә ата-аналар нинди дә булса пособие булырмы дип кызыксына. Шулай да югары пособие алуга өмет бар. Закон бит 2021 елның 1 гыйнварыннан кабул ителде.

Белгечләр керем дәрәҗәсен яңадан караячак һәм минимумга кадәр барып җитү өчен кемгә һәм күпме түләргә кирәклеге турында карар кабул итәчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлегә гаиләләр балага яшәү минимумының яртысын алуын дәвам итә. Әмма апрель аенда алар, яңадан исәп башлангач, аерманы ала алачак. Хәтта балага мартта 8 яшь тулса да, ул пособиене алучы булып тора, апрельдә аңа аерманы өстәп бирәчәкләр.

Чыганак:Кызыл тан

Фото: ачык чыганаклардан 

 http://shahrichalli.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев