Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 апрельдән лениногорскилыларның социаль пенсияләре арта

Лениногорск шәһәре һәм районында бу 1867 пенсионерга кагылачак.

1 апрельдән дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр, шул исәптән социаль түләүләр дә 3,4 процентка индексацияләнәчәк, бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә.
 

Пенсия арту  радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән хәрбиләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, «Ленинград блокадасында яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә сәләтсез әгъзаларына кагыла.

Социаль пенсия алучыларның пенсия түләүләре  артачак. Боларга картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукын алмаганнар, туендыручысын югалткан, тулысынча ятим булган гражданнар, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналары да билгесез булган балалар керә.

-Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына кагылачак. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучыларны эшкә урнашу факты индексациядән генә түгел, бөтен пенсиядән дә мәхрүм калдыра, чөнки ул пенсионер эшләгән вакытта туктатылып тора, - дип билгеләп үтте Лениногорск Пенсия фонды идарәсе начальнигы Айгөл Исламова.

 

Лениногорск Пенсия фонды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев