Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

12 – 18 ОКТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада тормышыгызда кискен үзгәрешләр көтелә. Аларның нинди булуы үзегездән тора. Берәр эш башлагансыз икән, аны ахырына кадәр җиткерегез. Менә күрерсез, сезгә уңыш елмаячак. Сезгә карата мәкерле уй-фикердә булган кешеләр булырга мөмкин, сак булыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атна җиңелләрдән булмас. Атна башыннан кәефегез төшер, тирә-яктагылардан канәгатьсезлек кичерерсез....

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада тормышыгызда кискен үзгәрешләр көтелә. Аларның нинди булуы үзегездән тора. Берәр эш башлагансыз икән, аны ахырына кадәр җиткерегез. Менә күрерсез, сезгә уңыш елмаячак. Сезгә карата мәкерле уй-фикердә булган кешеләр булырга мөмкин, сак булыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атна җиңелләрдән булмас. Атна башыннан кәефегез төшер, тирә-яктагылардан канәгатьсезлек кичерерсез. Ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә. Хис-тойгыларга бирелергә курыкмагыз. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез, кешеләр белән ачуланышмагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада тормышыгызда, бигрәк тә финанс мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыгуы ихтимал. Сездән сабырлык сорала. Атна уртасына барысы да җайланыр, төшенкелеккә бирелмәгез. Парын эзләүче ялгызларга уңыш елмаер. Ялларда сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада булган хәлләр киләчәгегезгә йогынты ясарга мөмкин. Тормышыгызда үзгәрешләр була калса, борчылырга кирәкмәс. Эшегездә хезмәткәрләр белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Гаиләле икәнсез, яраткан кешегезгә игътибарыгызны кызганмагыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сезне атна башыннан күңелле вакыйгалар көтә: ул дуслар белән очрашу, бәйрәм чарасына бару булырга мөмкин. Эштә алданудан сакланыгыз, чөнки янәшәгездә сезне алдакчы "кармагына" эләктерергә теләүчеләр байтак. Ял көннәрен гаиләгез, яисә яраткан кешегез белән үткәрергә тырышыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, атна сезнең өчен уңышлы. Көч-дәртегез ташып торыр, шуңа алга атларсыз. Башкарып чыккан эшләрегез белән хезмәткәрләрегез алдында горурлану да булыр. Теләгегез булса, максатыгызга ирешерсез. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, сездән көнләшүчеләр аркасында килеп чыккан кыенлыклар һәм ызгыш-талаш өчен борчылырга кирәкмәс. Бернигә карамый алга барсагыз, барысын да җиңеп килерсез. Атнаның икенче яртысында яңа мөмкинлекләр ачылыр, планнарыгызны чынга ашырырга әзерләнегез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, бу атнада тырышып эшләсәгез, уңышка ирешерсез. Шулай ук, финанс яктан да яхшы керем булыр. Атнаның беренче яртысы эш белән үтсә, икенче яртысын үзегезгә һәм гаиләгезгә багышлагыз. Яраткан кешегез белән берәр кая бару да комачау итми.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, атнаны үзегезне тәртипкә китерү һәм ял итүгә багышларсыз. Берәр кая сәяхәткә барып кайту да комачау итмәс. Бүләк алуыгыз ихтимал. Шулай ук, финанс яктан да уңыш елмаер. Ял көннәрен туганнарыгыз һәм якын дусларыгыз белән үткәрергә тырышыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезгә төшенкелеккә бирелеп утыру урынсыз. Эштәге мәшәкатьләр белән күңелсезләнергә вакытыгыз да булмаячак әле. Ял итәргә дә вакыт җитмәячәк. Шәхси тормышыгызга килгәндә, мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Сәламәтлегегез какшавы ихтимал.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атна яңа эш башлар өчен уңышлы. Сездән тырышлык таләп ителә. Идеяләрегез күп булса да, иң мөһимен генә сайларга туры килә. Хезмәткәрләрегездән киңәш сорагыз, ярдәм итмичә калмаслар. Ялгызларны яңа очрашу-танышулар көтә. Бәлки, тиң ярын очратып куяр.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сездә бу атнада максатка ирешү теләге көчле. Җиңел булмаган сайлау көтелә. Игътибарлы булыгыз, аптырашта калуыгыз ихтимал. Финанс мәсьәләсендә керем булыр. Ял көннәрен гаиләгезгә багышлагыз. Табигатькә ял итәргә чыгу сәламәтлегегез өчен файдалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп 12 18 ОКТЯБРЯ ГОРОСКОП