Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

14 – 20 СЕНТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада алда куелган максатларыгызга ирешерсез. Сезнең алда бернинди киртә булмас. Шулай ук, яңа идеяләрегез барлыкка килер, аларны тиз арада чынга ашырып куярсыз. Тормышыгызга яңа романтик очрашу ямь бирер. Бәлки, шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атнаның беренче яртысы авыррак булыр. Бөтен эшне дә берьюлы...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада алда куелган максатларыгызга ирешерсез. Сезнең алда бернинди киртә булмас. Шулай ук, яңа идеяләрегез барлыкка килер, аларны тиз арада чынга ашырып куярсыз. Тормышыгызга яңа романтик очрашу ямь бирер. Бәлки, шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булыр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атнаның беренче яртысы авыррак булыр. Бөтен эшне дә берьюлы бетереп ял итәргә теләрсез. Ләкин барысы да сез теләгәнчә барып чыкмас. Шулай да, атнаның икенче яртысында уңыш елмаер. Финанс мәсьәләсендә керем көтелә. Ял көннәрен файдалы үткәрерсез.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, тормышыгызда яңа үзгәрешләр булыр. Бәлки, яңа эш башларсыз, яисә гашыйк булуыгыз ихтимал. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтегез бик үк яхшы түгел икән, бу атна моны төзәтү өчен уңышлы. Финанс мәсьәләсен хәл итәр өчен тырышырга кирәк булачак.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, сезнең бу атнада эш мәсьәләсендә сатулашу килеп чыгарга мөмкин. Шәхси тормышыгызны җайлар өчен бөтен нәрсәгә әзер булырсыз. Хәтта, алдау юлына да. Байлык артыннан куып яшәмәгез. Ял көннәрен туганнар белән бергә җыелышып үткәрсәгез, үкенмәссез.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, дөньяга карашыгызны үзгәртегез. Күпме тырышасыз, эшлисез, ә нәтиҗәсе күренергә җыенмый. Шуңа күрә, туктагыз, үз-үзегезгә игътибар итә башлагыз. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Табигатькә сәяхәткә чыгу да комачау итмәс. Ялгызлар үз парын очратыр.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада алга куйган максатларыгызга ирешегез. Ашыгу яхшы нәтиҗә бирми, сез моны бик яхшы беләсез. Ярдәм сорап хезмәттәшләрегезгә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Сәламәтлегегез турында да онытмагыз. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы булыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, финанс мәсьәләсендә кыенлыклар булса да, борчылмагыз, атна ахырына яхшы гына керемнәр булыр. Яңа уңышлар, яңа үрләр яулау да "тау артында түгел". Ярдәм итәргә якын дусларыгыз булганда борчылырга кирәкмәс. Алар биргән киңәшләр дә файдасыз булмас.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сез кайвакыт нәрсә эшләвегезне аңламыйсыз. Шуңа, дошманнарыгыз да барлыкка килергә мөмкин. Эштә башкаларның фикерен һәм теләген игътибарга алыгыз. Аларны үз файдагызга кулланмыйча бер-берегезгә ярдәм итегез. Шул вакытта гына уңыш елмаер, хөрмәт казанырсыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, бу атнада күңелегез гел борчулы булыр. Шуңа күрә, берүзегез генә калырга тырышырсыз. Сезгә күбрәк ял һәм тынычлык кирәк. Янәшәгездә якын туганнарыгыз булганда төшенкелеккә бирелеп утыру урынсыз. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, чыгымнар көтелә.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, бу атнада ялгызларны күңелле танышу-очрашулар көтә. Баштанаяк гашыйк булып куюыгыз бар. Эшегездә бөтен нәрсәне кулга алып, җитәкчелек итәргә керешерсез. Әгәр дә мәкерле уйларыгыз бар икән, алардан арыныгыз, андый юл белән барыбер уңышка ирешеп булмый.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атна башыннан ук кәефегезне төшермәгез инде. Монысы булмады, тегесе килеп чыкмады дип, төшенкелеккә бирелеп утыру да урынсыз, чөнки янәшәгездә сезне ярата, хөрмәт итә торган гаиләгез бар. Атна ахырына өегездә күңелле вакыйгалар булуы көтелә.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сез иртәгәсе көннең ышанычлы, финанс хәлегез яхшы, көнкүрешегез тыныч булуы турында кайгыртырсыз. Кирәкмәгән эшләрне башкарганчы, кирәклесен эшләсәгез иде, югыйсә атнагыз юкка сарыф ителер. Дөрес юл сайлар өчен бөтен нәрсәне төптән уйлап эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп с 14 по 20 сентября