Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

163 укучыны БДИдан чыгарып җибәргәннәр

Аларның 87се — телефон кулланган, ә 54е шпаргалка белән тотылган.

Быел Русия буенча Бердәм дәүләт имтиханын алдан тапшыру этабында 28 мең укучы катнашты. Имтиханнар вакытында җитди закон бозу очраклары теркәлмәсә дә, аудиториядән 163 тәртип бозучыны чыгарып җибәргәннәр. Алар арасында 87 кеше — телефон кулланган өчен, ә 54е шпаргалка белән тотылган. Нигездә, төрле хилафлыклар өчен 180 укучының имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарылган.
БДИны алдан тапшыру, Чукотка автономияле округыннан башка, Русиянең барлык төбәкләрендә дә оештырылган. Иң популяр фәннәр — урыс теле (43 процент), профильле математика (36 процент) һәм җәмгять белеме (31 процент). Шулай ук биология, тарих, химия һәм физика фәннәрен дә алдан тапшыручылар булган.
Контроль-исәпләү материаллары аудиториядә укучылар алдында БДИ башлануга берничә минут кала бастырылып чыгарылган. Имтихан тәмамлангач, укучыларның эшләре, шунда ук сканер аша үткәрелеп, Төбәкнең мәгълүмат эшкәртү үзәгенә җибәрелгән.
Моннан тыш, беренче тапкыр сигез төбәктә имтихан материалларын Интернет аша җибәрү технологиясен кулланганнар.
БДИ тапшыру барышында 14 меңнән артык оештыручы, 2 мең тирәсе җәмәгать күзәтүчесе катнашкан.

 

https://kiziltan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X