Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

19 – 25 ОКТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, тавыш-гауга булган урында тынычлык табып булмый, сез моны үзегез дә бик яхшы аңлыйсыз. Шуңа да, тирә-яктагылар һәм хезмәткәрләрегез белән ачуланышырга тырышмагыз, күпне күрмәгез. Ял көннәрен якыннарыгыз белән бергә үткәрегез. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада сезне мөһим үзгәрешләр көтә. Вакыйгаларның төрлесе булачак. Вакытыгызны юк-бар нәрсәләргә багышлаганчы, иң мөһим...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, тавыш-гауга булган урында тынычлык табып булмый, сез моны үзегез дә бик яхшы аңлыйсыз. Шуңа да, тирә-яктагылар һәм хезмәткәрләрегез белән ачуланышырга тырышмагыз, күпне күрмәгез. Ял көннәрен якыннарыгыз белән бергә үткәрегез. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада сезне мөһим үзгәрешләр көтә. Вакыйгаларның төрлесе булачак. Вакытыгызны юк-бар нәрсәләргә багышлаганчы, иң мөһим эшләргә багышласагыз яхшырак. Карарларны ашыкмыйча кабул итсәгез иде. Киләчәккә планнар корып кую да комачау итмәс.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, сезнең мөһим бурыч - башкаларга ярдәм итү. Бурычка акча сораулары ихтимал. Тирә-яктагыларга карата кырыслык, саранлык кебек сыйфатларыгыз барлыкка килер. Финанс хәлегезне яхшырту өчен төрле сынаулар һәм тикшерүләр үтәргә туры киләчәк.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атна сезнең өчен эшкә бай булыр. Шулай ук, сезнең тәмамланмаган эшләрегез дә байтак бит әле. Атна уртасында шәхси тормышыгызга кагылышлы сорауларны хәл итәргә туры килә. Мөһим кәгазьләр белән эш итәрсез. Яраткан кешегезгә бүләк ясарга теләвегез яхшы фикер.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, атна башыннан эшләрегез сез теләгәнчә бармау сәбәпле, кәефегез төшәр. Бераз эштән арынып торып, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга игътибар бирсәгез иде. Атна ахырында финанс мәсьәләсенә кагылышлы кыенлыклар туса да, сез аптырап утыра торганнардан түгел.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, башлаган эшлә­регезне бу атнада ашыкмыйча гына тәмамларга тырышыгыз. Атна уртасына эшләрне тәмамлап, якын дуслар, яисә туганнар белән күңелле очрашу үткәрерсез. Атнаның икенче яртысында финанс хәлегезне кайгыртырсыз. Ялгызларга яңа танышулар вәгъдә ителә.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнада игътибарны финанс мәсьәләсенә бирергә кушыла. Бер эшне башлагансыз икән, яхшы керем булсын өчен аны ахырына җиткерегез. Якыннарыгыз да ярдәм кулы сузар. Шулай ук, үзегез дә башкаларга ярдәм итүгә каршы килмәгез. Ял көннәрен яраткан кешегез белән үткәрегез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сездән сабырлык сорала. Киңәш сорап мөрәҗәгать итсәләр, кешенең проблемасын яхшылап өйрәнеп, төпле киңәшләр бирегез. Тирә-яктагыларга ярдәм иткәнегез өчен тормыш сезне бүләкләр. Атна ахырында яхшы керем көтелә.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, атна башыннан өй мәшәкатьләре белән мәшгуль булырсыз. Туганнарыгыз белән күрешү күңелле үтәр. Эшегездә мөһим эшләрне башкарып чыгу өчен сездән төгәллек һәм җитдилек сорала. Шәхси тормышыгызга килгәндә, парлылар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә уйлар.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булырга тора, шуңа кәефегез булмас. Ләкин юкка борчыласыз, киресенчә, барысы да яхшы булачак. Атнаның икенче яртысында шәхси тормышыгызны хәл итәрсез. Ял көннәрен табигатьтә үткәрсәгез, сәламәтлегегез өчен файдалы булыр.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, ярдәм кирәксә якыннарыгызга таяныгыз. Менә күрерсез, ярдәм итмичә калмаслар. Бу атна белем үзләштерү өчен бик уңай. Башлаган эшләрне ял көннәренә калдырырга тырышмагыз. Ялгызларга, ниһаять, парын очрату ихтималы бар.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның шәхси тормышына килгәндә, ошаган кешесенең йөрәген яулар өчен ни генә эшләмәс. Йолдызлар бар да уңышлы булыр дип вәгъдә итә. Финанс яктан керем көтелә. Яраткан кешегезгә бүләк ясавыгыз ихтимал. Ял көннәрен олы яшьтәге туганнарыгыз янәшәсендә үткәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп с 19 по 25 октября 2015