Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

20 – 26 ИЮЛЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, эшегездә ашыгып эшләү, ашыгыч нәтиҗәләр ясау кирәкмәс. Башкаларны аңларга тырышмавыгыз һәм аңларга теләмәвегез аркасында проблемаларга юлыгуыгыз бар. Атна ахырына кадәр мөнәсәбәтегез үзгәрмәсә, барысы да сезнең белән араны өзәчәкләр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сез бөтен нәрсәгә җиңел карарсыз, сезнең өчен алар әллә бар, әллә юк. Шулай да, атна ахырында ял итәсегез...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, эшегездә ашыгып эшләү, ашыгыч нәтиҗәләр ясау кирәкмәс. Башкаларны аңларга тырышмавыгыз һәм аңларга теләмәвегез аркасында проблемаларга юлыгуыгыз бар. Атна ахырына кадәр мөнәсәбәтегез үзгәрмәсә, барысы да сезнең белән араны өзәчәкләр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сез бөтен нәрсәгә җиңел карарсыз, сезнең өчен
алар әллә бар, әллә юк. Шулай да, атна ахырында ял итәсегез килә икән, кичекмәстән эшкә тотынырга вакыт. Үзегезгә аңлашылмаган нәрсәләрне кешеләргә киңәш итмәгез. Эчке сиземләвегезгә генә ышаныгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атна сезнең өчен авыррак вакыт, проблемаларыгызны үзегез генә хәл итеп бетерә алмаячаксыз. Шуңа күрә, яхшы таныш булган, мөһим кәгазьләр белән эш итә белгән кешегә мөрәҗәгать итегез. Нәтиҗәсе куандырмаса да, булганына риза булырга кирәк.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атна яңа планнарны чынга ашырыр өчен бик уңай. Тормышыгызны бөтенләй үзгәртергә телисез икән, нәрсә көтәсез? Алга. Белемегезне арттыру белән шөгыльләнерсез. Яңа танышу-очрашулар көтелә. Ялгызлар, бәлки, күптән эзләгән парын очратыр.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сез үзегезгә дә, башкаларга да бик таләпчән. Шуңа сезнең белән сөйләшергә теләүчеләр дә булмас. Көйсезлегегез белән башкаларга тәэсир итәргә тырышмагыз, барып чыкмаячак. Алар сезнең "сыбызгы"га биергә тиеш тә түгел. Ярдәм кирәксә боерык итеп түгел, ә үтенеч итеп сорагыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бөтен нәрсә дә сезнең кулда, танырга гына теләмисез. Шулай да, шәхси тормышыгыз язмыш кулында. Сезнең алда төрле юллар, ләкин шуның берсен генә сайларга кирәк. Шул очракта гына уңыш елмаер.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, эшегездә яңа мөмкинлекләр ачыла. Яңа килешүләр төзү файдага булыр. Романтик очрашулар вәгъдә ителә. Аларның дәвамлы булулын теләсәгез, мөнәсәбәт корырга ризалашыгыз. Әгәр дә гаиләгез бар икән, андагы мәшәкатьләрне дә хәл итегез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар киләчәккә план кору белән мәшгуль. Ләкин кайсы юлны сайлавыгыз билгесез әле. Финанс өлкәсенә кагылышлы бизнес башлап җибәрергә
телисез икән, аны тиз арада чынга
ашырыгыз. Менә күрерсез, уңыш озак көттермәс. Ял көннәрен якын кешегез белән үткәрегез.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, бу атнада сезнең өчен иң яхшысы - бернәрсә дә эшләмәү. Тормышыгызны үзгәртергә тырышу да бернәрсә бирмәс. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, сез теләгән нәтиҗәләр булмас шул. Ялгыз икәнсез, очрашулар тәкъдим итсәләр, каршы килмәгез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, тынычланыгыз, сезгә бу атнада бернинди карарлар кабул итәргә һәм исбатларга кирәкми. Күбрәк ял итегез. Булганына шөкер итеп яшәгез. Ялгызлар парын очратуы ихтимал. Язмышыгызга ышаныгыз, барысы да яхшы булыр.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар бу атна яңа танышу-очрашулар өчен бик уңай. Нинди хисләр кичерүегезне тирә-яктагылар
да сизенеп алыр. Күптән көткән мәхәббәтегезне очратуыгыз ихтимал. Атна дәвамында күңелсез хәлләргә юлыгуыгыз бар. Юк-бар өчен борчылып яшәргә тырышмагыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сез бу атнада баерга теләү белән янып йөрерсез. Теләгегезнең чынга ашуы ихтимал. Язмыш артыннан кумагыз, көтәргә генә кирәк, барысы да яхшы булачак. Булачак вакыйгаларга каршы барырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп