Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2019 елда дөньяның иң яхшы туристик юнәлешләре аталды

Беренче урынны Лондон, икенчене Париж, өченчене Рим яулаган.

Лондон, Париж һәм Рим дөньяның иң яхшы туристик юнәлешләре исемлеген җитәкли. Бу хакта TripAdvisor хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

Җиңүчеләр 12 ай дәвамында төрле илләрдә отельләр, рестораннар һәм вакыйгалар бәяләмәләрен һәм рейтингларын өйрәнүгә нигезләнгән алгоритм ярдәмендә билгеләнгән.

Беренче урынны Лондон яулады. "Королева регалияләре, Букингем сарае, Камден базары Лондондагы тарих, сәнгать, мода һәм башка үзенчәлекләрне берләштерә. Экспертлар икенче урынны Парижга Сена елгасы, Эйфель манарасы һәм Нотр – Дам соборы өчен биргәннәр.

Лидерлар өчлеген йомгаклаган Рим ачык һавада базарлар һәм тарихи урыннар, матур күренешләр белән озакка хәтердә торачак, - дип билгеләп үткән экспертлар. Шулай ук беренче бишлектә – Грециянең Крит утравы һәм Бали —Индонезия оҗмахы тора.

Сәяхәт өчен иң яхшы юнәлешләр унлыгына Таиландта Пхукет утравы, Испания Барселонасы, төрек Стамбулы, Мароккода Марракеш һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге "Кызыл шәһәр" эләккән.

Исемлектә барлыгы 25 юнәлеш бар. Алар арасында Прага, Нью-Йорк, Ямайка, Токио, Мексика Һиндстан Джайпуры, Мисыр курорты Хургада, Гонконг һәм башка илләр һәм шәһәрләр бар.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев