Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2020 елда Татарстан Хөкүмәте табибларга грант программасы буенча фатирлар бирде

2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырды.

Шул исәптән, 51 фатир — Чаллы табибларына, ә Казан һәм Әлмәттә тугызышар фатир бирелде. Бу йортлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Татарстан Хөкүмәте табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантларны 2014 елдан бүлеп бирә. Әлеге программаның максаты — республика шәһәр һәм районнарына югары квалификацияле медицина белгечләрен кайтару һәм халыкка медицина ярдәмен үтемле итү.

Программа гамәлгә ашырылган алты елда 732 табиб дәүләттән грантлар алды. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелде.

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев