Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2024 елга кадәр Россиядә пенсия алды яшендәге 450 мең кешенең квалификациясен күтәрәчәкләр

Квалификация күтәрү курсларын финанслауга 30 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

2024 елга пенсия алды яшендәге 450 мең кеше һөнәри әзерлек һәм квалификация арттыру курслары узарга тиеш. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Голикова сүзләренчә, әлеге программа өч ай дәвам итәчәк, аның уртача бәясе 53 мең сум тәшкил итәр дип көтелә. Анда катнашучы эшсезләр минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия алачак.

Ел саен 75 мең кеше өчен квалификация күтәрү курслары узар дип көтелә. 2024 елга кадәр әлеге курсларны финанслауга 30 миллиард сум акча (нигездә, федераль бюджеттан) юнәлдереләчәк, дип искәртте вице-премьер. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179272/

фото:интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X