Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

28 сентябрьдән 4 октябрьгә йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада иң мөһим бурыч булып шәхси тормышыгызны җайлау тора. Төрле вакыйгалар булуы ихтимал. Нәрсәгә генә алынсагыз да, сабырлык һәм тырышлык сорала. Шулай ук, белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез дә комачауламас. Якыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, кәефегез начар булып, якыннарыгызны авыр сүз әйтеп үпкәләтүегез ихтимал. Ләкин сезнең нинди...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада иң мөһим бурыч булып шәхси тормышыгызны җайлау тора. Төрле вакыйгалар булуы ихтимал. Нәрсәгә генә алынсагыз да, сабырлык һәм тырышлык сорала. Шулай ук, белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез дә комачауламас. Якыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, кәефегез начар булып, якыннарыгызны авыр сүз әйтеп үпкәләтүегез ихтимал. Ләкин сезнең нинди кеше икәнне алар барысы да белә, дәшмичә калуларына аптырыйсы юк. Ял көннәрендә саф һавада йөрегез, күбрәк вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен атна вакыйгаларга бай булыр. Шәхси тормышыгызны җайлап җибәрер өчен төпле акыл белән эш итәргә кирәк. Эш мәсьәләсенә килгәндә, уңышларыгыз белән мактану кирәкмәс, чөнки ул бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Якын дусларыгыз һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торыр.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, шәхси тормышыгызга килгәндә, күңелегез нәрсә әйтә, шулай эшләгез. Очрашып йөргән кешегез сезгә туры киләме-килмиме, шуны ачыкларга тырышыгыз. Яңа танышу-очрашулар да булуы ихтмал. Алар нәрсә вәгъдә итәр, әлегә билгесез. Ялгыш адымга барудан сакланыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, бу атнада берәр нәрсәгә ирешергә телисез икән, бик үк уңышлы булмаска мөмкин, вакытыгызны бушка үткәрү генә булуы ихтимал. Уңышка ирешер өчен барысын да төптән уйларга һәм вакыт кирәк. Ял көннәрендә сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, тиздән кулыгызга уңыш китерерлек эш өләгәчәк. Шулай да, игътибарлы булыгыз, намуслы эш булсын. Финанс мәсьәләсендә керем көтелә. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы, яраткан кешегезгә карата игътибарыгызны күрсәтергә жәлләмәгез. Ял көннәрендә туганнар белән күрешү күңелле үтәр.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, сез үзегезгә нәрсә кирәген аңлап бетермисез, бугай. Буталчык хәлләр аркасында тынычлыгыгыз югалыр. Якыннарыгыздан ачу алмагыз, ә киресенчә, аларның хатасын гафу итегез һәм ярдәм итәргә тырышыгыз. Төрле хыялларыгыз булса да, аларның берсен генә чынга ашырырга туры киләчәк.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, атна дәвамында сездә бер генә уй булыр - алдау юлы белән үзегезгә файда китерү. Башкалар турында уйлау булмас. Финанс хәлегезне җайга салырга, баерга дигән теләгегез көчле. Шулай ук, туганнар дип тормассыз, бөтенесе белән идарә итү теләгегез туар.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар яңа идеяләргә бай булырсыз. Аларны берәр кая язып бару комачау итмәс. Кайбер идеяләрегез шәхси тормышыгыз белән бәйле булыр, аңа үзгәрешләр кертергә әзерләнегез. Атнаның икенче яртысында финанс мәсьәләсен хәл итәрсез, яхшы керем булуы ихтимал.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сез нәрсә эшләргә кирәген беләсез, бөтен көчегезне җыеп, тотынырга кирәк. Вакытны бушка үткәрергә түгел. Атна уртасында кәефегез корылыр. Шуның аркасында туганнарыгыз белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Юл көтелә. Яңа эшлекле очрашулар вәгъдә ителә.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атна дәвамында күтәренке кәефтә булырсыз. Атна сезнең өчен уңышлы. Дусларыгыз белән күңелле очрашулар, кич утырулар булыр. Күңелле вакыйгалар көтелә. Шундый атна белән эш мәсьәләсен хәл итәргә вакытыгыз да, теләгегез дә булмас.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, атна башыннан котлаулар кабул итәрсез. Чөнки сез уңышка ирешкән кеше. Башкаларга дә киңәш белән ярдәм итәрсез. Ә менә шәхси тормышыгызга килгәндә, хәлләр тотрыклы. Яраткан кешегез белән бер-берегезгә юл куярга авыр, хисләрегезнең тәмамланырга мөмкин булуы борчыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп