Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

34 яшьлек ир авылдашын ялгыш атып үтергән

Татарстанда 34 яшьлек ир-ат үзенең авылдашын ялгыш атып үтергән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фаҗига 28 апрельдә, шимбә көнне, Балык Бистәсе районының Гремячка авылы янындагы урман полосасында килеп чыккан. Биектау авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат ау мылтыгыннан 37 яшьлек авылдашына аткан. Алган яралардан ир-ат вафат була.

Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – утлы корал белән саксыз эш итү. Әлеге факт буенча “Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. 
Ау сезоны ачылганнан алып (28 апрель), утлы корал белән саксыз эш итү сәбәпле, кешеләрнең яралануына яки үлеменә китергән 4 очрак теркәлгән.

«Татар-информ»

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев