Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“60 игелекле эш” муниципаль конкурсның җиңүчеләре билгеле

Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган "60 игелекле эш" муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Анда төрле предприятие һәм оешмалар, физик затлар катнашты. Конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. Алар төрле номинациягә ия булды һәм акчалата премия алды. "Предприятие һәм оешма" номинациясендә I урын - "Лениногорскнефть" идарәсенә, II урын - «Татбурнефть - ЛУТР» җәмгыятенә, III урын...

Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган "60 игелекле эш" муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Анда төрле предприятие һәм оешмалар, физик затлар катнашты. Конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. Алар төрле номинациягә ия булды һәм акчалата премия алды.
"Предприятие һәм оешма" номинациясендә I урын - "Лениногорскнефть" идарәсенә, II урын - «Татбурнефть - ЛУТР» җәмгыятенә, III урын - "Шифа" хәйрия фондына бирелде.
Район башлыгының Рәхмәт хатына "Балалар иҗат йорты" һәм 20 нче балалар бакчасы лаек булды.
Физик затлар номинациясендә I урын - "Шифа" фонды оештыручысы, Лениногорск шәһәре Советы депутаты Сирин Бәдретдиновка, II урын - 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, шәһәр һәм районның почетлы гражданины Илгизәр Гәрәевкә, III урын - 18 нче балалар бакчасы җитәкчесе Рузалия Арслановага бирелде.
Лениногорск хакимияте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск 60 игелекле эш 60 добрых дел